16+

Рөстәм Миңнеханов Covid-19 коронавирусына каршы прививка ясатачакмы? Казан Кремле җавабы

Һава торышына ышанып тормагыз, җәмәгать! Президент яңгырга да карап тормас, килер дә җитәр. Игенчеләр, крестьян-фермерлар, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче инвесторлар белән аралашу өчен Президент өчен моннан да җайлы мөмкинлек юк, ләбаса.

Рөстәм Миңнеханов Covid-19 коронавирусына каршы прививка ясатачакмы? Казан Кремле җавабы

Һава торышына ышанып тормагыз, җәмәгать! Президент яңгырга да карап тормас, килер дә җитәр. Игенчеләр, крестьян-фермерлар, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче инвесторлар белән аралашу өчен Президент өчен моннан да җайлы мөмкинлек юк, ләбаса.

Пандемия акрынлап чигенә башлады төсле. Моннан биш ай элек булган тормышка кайта башладык. Хәер, кем өчендер үзгәрешләр әллә ни булмады да. Бигрәк тә җир кешеләре, игенчеләр үзгәрешне сизергә өлгермәгәндер. Башта чәчү, аннан печән, инде менә игеннәр җитеште. Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова республикадагы вазгыять белән таныштырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та районнар буйлап эшлекле сәфәрләрен яңартты. Бу көннәрдә ул Кама Тамагы, Тәтеш, Буа районнарында булды. Очрашулар вакытында Президент уку елына әзерлек һәм планлы медицина ярдәмен күрсәтүне яңартуга да басым ясый.
– Коронавирустан тыш та? медицина ярдәменә мохтаҗ һәм башка төрле авырулардан интегүчеләр бар икәнен яхшы аңлыйбыз. Районнарда мобиль хастаханәләр дә эшли башлады, – ди Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова.

13 августта республика лидеры Биектауда бассейн ачылышында катнашты. Район өчен бу гаять зур объект дип бәяләргә була. Чөнки бирегә 500ләп кеше йөри алачак. Ә иң мөһиме – ул физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә җиһазландырылган.
Район өчен тагын зур шатлык. Биредә 340 урынлык яңа балалар бакчасы сафка бастырыла. Аны ай азагына ачарга ниятлиләр. Казанга терәлеп торган район өчен бу дөрестән дә кирәкле, ихтыяҗ булган объект. Бакчага 300 баланың чират торуы шуның ачык мисалы.
Яңгырлар комачау итмәгән очракта, Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе, Мамадыш районнарына да сәфәргә җыена. Һава торышына ышанып тормагыз, җәмәгать! Президент яңгырга да карап тормас, килер дә җитәр. Игенчеләр, крестьян-фермерлар, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче инвесторлар белән аралашу өчен Президент өчен моннан да җайлы мөмкинлек юк, ләбаса.

Сүз уңаеннан, Лилия Галимова Рөстәм Миңнеханов яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы прививка ясатачакмы-юкмы дигән сорауга да җавап бирде. "Бу — шәхси сорау һәм ул Президентка гына кагылмый. Мондый мәгълүматларны ачу яки ачмау - һәркемнең үз хокукы. Бу - шәхси мәгълүмат", - дип җавап бирде Галимова.

Быел  республикада ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, бәйрәм чаралары булырга тиеш иде. Пандемия сәбәпле, аларның шактые август азагына күчерелде. Бәйрәмгә Россия Президенты Владимир Путин киләчәк дип фаразланган иде.
– Кунаклар, әлбәттә, чакырулы. Әмма кем киләчәге көне якынлашканда билгеле булачак. Август азагында, Республика көнендә бәйрәм чаралары моңа кадәр кулланылган форматта узачак. Хәзергә чараларның күбесен урамда үткәрү планы карала, – дип белдерле Лилия Галимова.

Ничек кенә булмасын, Республика көнендә басым кунакларга түгел, ә казанлылар һәм республика халкы өчен ачылачак объектларга ясалачак. Социаль яктан мөһим булган объектларны август аенда гына түгел, ел азагына кадәр ачу, төзекләндерү күздә тотылуын да искәртте рәсми вәкил.

Интернет киңлекләрендә 1 сентябрьдән “Казан” Халыкара аэропортыннан чит илләргә рейслар ясалачак, дигән хәбәр таралды.
– Безнең аэропорт чит илләрдән рейслар кабул итәргә әзер. Әмма бу мәсьәләне хакимиятнең федераль органнары хәл итәргә тиеш, – дип аңлатма бирде Лилия Галимова. Сүз уңаеннан, Россия Казахстан белән авиаэлемтәләрне 17 августтан яңартачак.

Лилия Локманова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading