16+

Рөстәм Миңнеханов: «Экологияне сакламасак, гомер озынлыгына ирешмәбез»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада гомер озынлыгын уртача 78 елга җиткерүнең нинди шартларда гына мөмкин булганлыгын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: «Экологияне сакламасак, гомер озынлыгына ирешмәбез»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада гомер озынлыгын уртача 78 елга җиткерүнең нинди шартларда гына мөмкин булганлыгын әйтте.

Ул бу “серне” республиканың Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгы белән Урман хуҗалыгы министрлыгының 14 гыйнварда узган киңәйтелгән уртак коллегиясе утырышында чиште.

- Республикада гомер озынлыгын уртача 78 елга җиткерү турында сөйлибез,-диде Президент Рөстәм Миңнеханов.-Ләкин, чиста су булмаса, урманнар сакланмаса һәм башка экологик таләпләр үтәлмәсә, бу мөмкин хәл түгел. Татарстан-сәнәгать предприятиеләре күп булган һәм техноген хәвефле республика. Татарстан җитештерүдә һәм инвестицияләр җәлеп итүдә тотрыклы. Керемнәр буенча республика Россия Федерациясендә беренче бишлектә. Татарстанда 40 программа гамәлгә ашырыла. Әлеге программаларны гамәлгә ашырудагы ярдәме өчен илебез башлыгы-Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга зур рәхмәт!

Татарстан Президенты калдыклар һәм көнкүреш калдыклары мәсьәләсенә аеруча басым ясап сөйләде.
- Калдыкларны һәм көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводын төзү кирәк булачак, мәсьәләне чишүнең башка юлы юк,-диде Президент Рөстәм Миңнеханов.-Германия ярдәмендә термик эшкәртү заводы проектына бәйсез халыкара экспертиза үткәрелде. Һәр гамәлне халыкка җиткереп бару зарур. Завод төзү ниятләнелгән урынга якын җирлектәге кешеләрне экология үзгәреше булмаячагына ышандырырга тиешбез.

Республика башлыгы юллар читләрендәге урман саклау полосаларында ауган яки корган агачлар урынына яңа агачлар утырту кирәклеген искәртте. Экология һәм Урман хуҗалыгы министрлыкларының узган елдагы эшчәнлекләрен уңай бәяләде. “Австралиядә, Колифорниядә урманнар яна. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән Урман хуҗалыгы министрлыгы уртак тырышлыкта урманнарны янгыннардан саклый. Алла сакланганны саклармын, дигән. Эшлисе эшләр күп әле”,
- диде ул.

Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышын урманчыларны өметләндереп:”Татарстанда уртача хезмәт хакы 37 мең сум. Урман хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 21 мең сум гына, хәлне яхшы якка үзгәртү турында уйлашырбыз”,-дип тәмамлады.

Россия Федерациясенең табигый чыганаклар һәм экология министры урынбасары-Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко да Татарстанның Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгы белән Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлеген мактады.

- Чит урманнар юк, экосистема бер. Татарстанда экологияне һәм урманнарны саклауга зур игътибар бирелә. Татарстанда урманнарны үстерү буенча үзенең төбәк программасы да эшли.  Иң мөһиме-Татарстан урманнарны үстерүдә фәнгә таяна. Татарстан ун ел урман янгыннары чыгуга юл куймый,-диде Сергей Аноприенко.
Экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков белән урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров узган елдагы эшчәнлекләренә хисап тотты.

Коллегия утырышында хәвефле калдыклар белән эш йөртү һәм хәвефле калдыкларны бетерү буенча Татарстан Республикасы белән “РосРАО” федераль предприятисе арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading