16+

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Лениногорск районында

Рөстәм Миңнеханов күпьеллык үләннәр орлыкларын чистарту заводының эшчәнлеге белән танышты, ул Лениногорск районының Иваново җирлегендә урнашкан.  Хуҗалыкта югары репродукцияле күпьеллык үләннәр үстерәләр, аларны чистарталар, эшкәртәләр һәм төрәләр. 

2021 елда 2000 тоннага якын орлык чистартылган. Предприятие Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Актаныш муниципаль районнары, Оренбург, Самара өлкәсе, Чувашия Республикасы, Әрмәнстан фермерларына орлыклар чистарту хезмәтләрен күрсәткән. Югары репродукцияле орлыклар Воронеж, Мәскәү, Курск өлкәсенә сатылган.

Әлеге хуҗалык базасында Президент хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм район җирлекләре башлыклары белән очрашты. 
Район башлыгы хәбәр иткәнчә, чәчүнең 60 проценты башкарылган. 
Ягулыкка, ашламага барлык субсидияләр алынган. 
Президент билгеләп үткәнчә, малларның баш саны кимегән."Эшне көчәйтергә кирәк. Безнең территориядә терлекчелекне һичшиксез үстерергә кирәк, бу иң кирәкле продуктлар, бигрәк тә сөт», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Халык баш санын үрчетү белән кызыксына алырлык итеп эш итәргә кирәк. Моның өчен ике шартны үтәргә кирәк: азык белән тәэмин итү, кулланучылар кооперативын үстерү», - диде Президент район башлыгына һәм авыл советлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. 

Җәмәгать транспорты буенча сораулар бар. Президент тәкъдимнәр әзерләргә кушты. 

"Без, катлаулы хәлгә карамастан, бер генә программаны да юкка чыгармадык. Барлык программалар да быел гамәлгә ашырылачак"- дип йомгаклады Президент.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading