16+

Рөстәм Миңнеханов эшләүче яшьләр фестивалендә: "Сез — республикабызның алтын фонды"

Бүген Казандагы “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы гөрләп торды. Ел дәвамында башка мәдәни чаралардан аерыла иде бу кичә. Биредә республиканың төрле сәнәгать оешмаларында эшләүче яшьләр сәхнә тотты. 

Рөстәм Миңнеханов эшләүче яшьләр фестивалендә: "Сез — республикабызның алтын фонды"

Бүген Казандагы “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы гөрләп торды. Ел дәвамында башка мәдәни чаралардан аерыла иде бу кичә. Биредә республиканың төрле сәнәгать оешмаларында эшләүче яшьләр сәхнә тотты. 

“Безнең заман” эшче яшьләрнең ачык республика фестиале быел җиденче тапкыр уздырылды. Аның йомгаклау концертын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылды. 

Билеле булганча, фестиваль 2013 елдан алып үткәрелә һәм эшче һөнәрләрен яшьләр арасында популярлаштыруда, яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачарга һәм кадрлар потенциалын үстерүдә бик зур роль уйный. 

Сәхнәдә бүген иң-иңнәр иде. Чөнки Гала-концертка кадәр сайлап алу турлары районнарда, Казанда үткәрелде. 

-Эшләүче иҗади яшьләр арасында бу илебездәге иң яхшы фестиваль булуына шигем юк. Хезмәт кешесе — һәр илнең дә, төбәкнең дә, районның һәм оешманың да  төп өлеше.Сез безнең республика оешмаларын тәкъдим итәсез.Сез сәнәгать кешеләре, әмма сәнгать өлкәсендә дә уңышлысыз,- дип бәяләде чыгыш ясаучыларны республика лидеры. 

Президент билгеләп үткәнчә, 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителгән иде. Шуңа бәйле рәвештә, төбәктә бик күп  чаралар уздырылды. Алар арасында Казанда үткәрелгән Ворлдскиллс Дөнья чемпионаты иң мөһим вакыйгаларның берсе булды. 

-Берләшеп, шундый матур номерлар әзерләвегез – сезнең сәнәгатьтә дә, сәхнәдә дә бердәм команда булуыгыз хакында сөйли. Без киләчәктә дә мондый форматны үстерәчәкбез. Без сезнең белән горурланабыз. Сез — республикабызның алтын фонды, безнең киләчәгебез!,- диде Рөстәм Миңнеханов. 

Быел фестивальдә 174 оешмадан 970 кеше катнашты. Алар нефть, энергетика, машина төзелеше, белем бирү, социаль хезмәт күрсәтү өлкәләрендә хезмәт куя. 

Финалда 81 оемадан 750 кеше чыкса, Гран-при өчен 22 команда ярышты. 

Төп бүләк —Татарстан Президентының күчмә кубогын, фестиваль иганәчеләренең бүләкләрен һәм 500 мең сумлык сертификатны ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева кулыннан Горбунов исемендәге Казан авиация заводы командасы кабул итеп алды. 

Бүләкләрне шулай ук “Татмедиа”  Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәв тә тапшырды һәм үзешчәнлекнең үзенең бер үзенчәлеге булуын билгеләп, катнашучыларга оештырган бәйрәм өчен рәхмәтен җиткерде. 
 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading