16+

Рөстәм Миңнеханов: "Эшмәкәр — ул безнең нигезебез"

26 майда Россиядә Эшмәкәрләр көне билгеләп үтелә. Традиция буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көнне республика эшмәкәрләре белән очрашып, аларның уңышлары белән таныша һәм сорауларына, мөрәҗәгатьләренә җавап бирә.

Рөстәм Миңнеханов: "Эшмәкәр — ул безнең нигезебез"

26 майда Россиядә Эшмәкәрләр көне билгеләп үтелә. Традиция буенча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу көнне республика эшмәкәрләре белән очрашып, аларның уңышлары белән таныша һәм сорауларына, мөрәҗәгатьләренә җавап бирә.

Бүген дә искәрмә булмады. Төбәк лидеры иртәдән Татарстанның төрле районнарында, төрле юнәлешләрдә эшли торган эшмәкәрләр, Хөкүмәт әгъзалары белән очрашты.

“Эшмәкәр — ул безнең нигезебез. Төп максатыбыз — көчле урта класс булдыру. Сәләтле, җитеш кешеләр булдыру. Эшмәкәрлеккә рискка барырга ярата торган, алга баручылар гына сәләтле. Без сезгә федераль дәрәҗәдә дә ярдәм итүне максат итеп куябыз. Республикада да күп эшләр эшлибез”, - диде Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрне тәбрикләп.

“Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы”ның төбәк үсеше директоры Александр Смекалкин Татарстан икътисадын югары бәяләде.

“Эшмәкәр ул ихтыяры һәм энергиясе булган кеше. Әлбәттә күп нәрсә хакимият органнары белән элемтәдән тора. Татарстан Республикасында бу юнәлештә бик нәтиҗәле эш алып барыла. Авыр вакытларда да республика, башкалар эшне ничек оештырырыга да белмәгәндә, үзендә мөмкинлекләр табып, бик күп юнәлешләрдә күрсәткечләрен яхшыртты. Бизнес, кредитлар бирү, кире элемтә, аренда түләүләре һ.б. тармакларда Татарстан позицияләрен яхшыртты”, - диде Александр Смекалкин.

Соңыннан эшмәкәрләр Рөстәм Миңнехановга гозерләрен җиткерде.

Казан шәһәрендә ресторан һәм матурлык, туристик өлкәдә Алсу Кузнецова эшмәкәрлек белән 2006 елдан бирле шөгыльләнә. Аның үз рестораны бар. Илдә һәм дөньяда булган хәлләрдән соң ресторанның менюсын ул тулысынча үзебездә җитештерелә һәм үстерелә торган продуктларга нигезләнеп үзгәрткән.

Матурлык бизнесында да яңалык керткән. Хәзер Алсу ханым Татарстанда үзебезнең косметика линиясен җитештерә башлаган.

Президенттан ул эшмәкәрләргә бирелә торган ташламалы микрозаймнарның процентларын Үзәк Банк процент ставкалары нигезендә төшерүне сорады.

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне чишүне Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовка йөкләде. Анысы үз чиратында документлар әзерләнүен искәртте.

“Һәр процент ставкасы — ул сезнең акча. Ставка үзгәреп, маржа үзгәрми. Кайчагында әйләнештәге күләмне арттыру өчен бәяләрне үзегезгә төшерергә дә туры килә. Шуңа да бу мәсьәләне карарга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Арча районында маллар өчен премикслар, комбикормнар җитештерә торган завод ачарга йөри торган Айдар Гатауллинның җир сатып алу белән проблемалар килеп чыккан.

“2021 елның мартында Министрлар Кабинеты бина хуҗалары өчен җирләрне 100 процент кадастр бәясе буенча сатып алырга дигән карар чыгарды. Моңа кадәр кишәрлек бәясе торак пунктка бәйле иде һәм җир салымының 3, 10 яисә 17 тапкыр арттырылган суммасы кадәр торды. Сездән сәнәгать парклары өчен җир кишәрлекләрен сатып алуның ташламалы юлларын булдыруны сорыйм”, - диде Айдар Гатауллин Рөстәм Нургали улына мөрәҗәгать итеп. Моңа кадәр 600 мең торган җир өчен ул хәзер ул 5 млн сум түләргә тиеш булачагын да ассызыклады.

Баксаң, Президент бу карардан хәбәрдар булмаган һәм резидентларга шундый шартлар тудыру аның бераз ачуын да китерде.

“Без сәнәгать парклары, индустриаль парклар төзибез. Дәүләт инвестицияләр кертә. Әгәр дә ул завод төзеп, үзенең бурычларын үтәгән икән, эш урыннары булдырган икән, салым да түләячәк дигән сүз. Уен кагыйдәләрен үзгәртергә кирәкми. Бер яктан без эшмәкәрләр инвестицияләр кертсеннәр дибез. Әгәр дә кеше төзи икән, аңа җирне сатып алу өчен ташламалар булачагын аңларга тиеш. Бу җир бит “эшли”. Кычытмаган җирдә әллә ниләр уйлап тапмагыз. Мин бу мәсьәләне күз уңыннан ычкындырганмын”, - диде һәм җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллинга бу мәсьәләне чишәргә йөкләмә бирде.

Эшмәкәрләр арасында социаль юнәлештә эш алып бара торган кешеләр дә бар иде. Мисал өчен, “Морские котики” оешмасы физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны реабилитацияләү һәм йөзәргә өйрәнү белән шөгыльләнә. Үзәк ачылганнан алып биредә 20 меңнән артык дәрес узган. Шуларның 5 меңнән артыгы инвалид балалар өчен үткәрелгән. Алай гына да түгел, дәресләрнең 1700 сен бушлай ясаганнар. Хәзергә бассейн Казанның Совет районында урнашкан һәм анда башкаланың төрле районнарыннан, Казан тирәсендәге бистәләрдән бик күп балалар килә. “Мондый үзәкне әниләр “Квартал”да да ачуны сорый, тик безнең әлегә андый мөмкинлегебез юк. Шул исәптән, бина белән дә проблемалар бар”, ди Анна Кузнецова. Президент аңа бу сорауны чишәргә вәгъдә бирде. Ә Александр Смекалкин франшиза нигезендә шундый үзәкләрне республиканың башка районнарында гына түгел, ил күләмендә ачарга тәкъдим итте.

Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Эшмәкәрләр көне уңаеннан, бүген Казанның Петербург урамында урнашкан Эшмәкәрләр йорты янында сату күргәзмәсе эшләячәк. 27-29 май көннәрендә Фәннәр Академиясе янындагы мәйданда үзмәшгульләр үз продукциясен сатачак. 

Фото: https://president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading