16+

Рөстәм Миңнеханов эшсез калучыларга пособиеләр түләү тизрәк башкарылырга тиеш дип белдерде

Татарстан Президенты эшләрен югалткан кешеләргә пособиеләр түләүдә мәшгульлек үзәкләренең әзерлеге белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов эшсез калучыларга пособиеләр түләү тизрәк башкарылырга тиеш дип белдерде

Татарстан Президенты эшләрен югалткан кешеләргә пособиеләр түләүдә мәшгульлек үзәкләренең әзерлеге белән танышты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның Мәскәү районы мәшгульлек үзәгендә булды.

Билгеле булганча, соңгы араларда эшләрен югалткан кешеләргә пособиеләргә дәгъва итү өчен  "Работа в России" бөтенроссия үзәгендә trudvsem.ru сайты аша теркәлергә кирәк. Бөтен гамәлләр дә дистанцион рәвештә башкарыла. Тиешле тикшерүләрдән соң гариза калдыручының счетына пособие күчәчәк.

Татарстан Президенты мәшгульлек үзәгендә бу эшләрнең ничек башкарылуы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов теркәлү процедурасы да, түләү тәртибе дә тиз вакыт эчендә башкарылырга тиешлеккә басым ясады.

Гаризаны кабул итү һәм тикшерү, уртача алганда, 2 көннән алып 11 көнгә кадәр дәвам итә икән. Татарстан Президенты барлык процедура өч көннән дә артмаска тиеш дип белдерде.

Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин 1 марттан эшсез калганнар өчен 12 130 сум күләмендә пособие түләнеләчәген хәбәр иткән иде. Ярдәм аеруча да балалары булган, әмма әти-әниләре вакытлыча эшсез калган гаиләләргә кирәклеген искәртеп, Илбашы алдагы өч айда гаиләдәге һәр балигъ булмаган бала өчен 3әр мең сум акча түләнәчәк дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading