16+

Рөстәм Миңнеханов: "Икътисадны торгызу өчен барлык чаралардан файдаланырга кирәк"

«Бюджетка кертемнәр сизелерлек кимеде, - диде Татарстан Президенты. – Республика берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 134 млрд сум тәшкил итте. Үткән елның шушы чорына карата 20,3 %ка, ягъни 34,2 млрд сумга ким. Табышка салым буенча иң күп кимү – 2 мәртәбә диярлек».

Рөстәм Миңнеханов: "Икътисадны торгызу өчен барлык чаралардан файдаланырга кирәк"

«Бюджетка кертемнәр сизелерлек кимеде, - диде Татарстан Президенты. – Республика берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 134 млрд сум тәшкил итте. Үткән елның шушы чорына карата 20,3 %ка, ягъни 34,2 млрд сумга ким. Табышка салым буенча иң күп кимү – 2 мәртәбә диярлек».

Татарстан Республикасында 2020 елның 7 ае эчендә бәяләүләр буенча җыелма төбәк продукты (ҖТП) күләме үткән елның шушы чорына карата 98,5% тәшкил итә. Сәнәгать җитештерүе индексы – 98,2%. Төп сәнәгать тармакларының кайберсе буенча кимү күзәтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эре салым түләүче  предприятиеләр белән киңәшмәдә хәбәр итте.   

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анад Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Утырышта катнашучылар быелның 7 ае эчендә сәнәгать эшенә йомгак ясадылар, аларга тармаклар буенча бюджетка кертемнәр күләмнәре хәбәр ителде, перспективага фаразлар корылды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, нефть чыгару тармагында ОПЕК+ чикләүләре белән килешү нәтиҗәсендә 10,8 %ка кимү күзәтелә, нефть химиясендә бөтендөнья ихтыяҗы кимү нәтиҗәсендә – 4,9%ка, машина төзелешендә кооперация чылбыры өзелү һәм чикләр ябу нәтиҗәсендә  –9,4%ка. Президент ассызыклаганча, нефть эшкәртүдә үсеш – 13,9%ка; азык-төлек сәнәгатендә – 18 %ка. Тулаем эшкәртү сәнәгатендә 7 ай эчендә үсеш 5,2% тәшкил иткән. Шул чорда төзелеш эшләре күләмнәре үткән елның шушы чорына карата 99,2%, ваклап сату әйләнеше – 92%.

«Бюджетка кертемнәр сизелерлек кимеде, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Республика берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 134 млрд сум тәшкил итте. Үткән елның шушы чорына карата 20,3 %ка, ягъни 34,2 млрд сумга ким. Табышка салым буенча иң күп кимү – 2 мәртәбә диярлек».

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, икътисадны торгызу өчен барлык чаралардан файдаланырга кирәк – бу төп бурыч, һәм бу хакта Россия Президенты Владимир Путин берничә мәртәбә искәртте. Чикләүләр кысаларында без предприятиеләр эшләсен өчен шартлар тудырдык. Хәзер  Татарстан чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчте – барлык тармакларда да эшләр тулысынча торгызылды. Без бизнеска ярдәм күрсәтергә әзер. Моның өчен барлык дәүләт һәм муниципаль органнарның һәм предприятеләрнең бердәм эше таләп ителә».

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, кичә Россия экспорт үзәге җитәкчесе Вероника Никишина белән конструктив очрашу узган. Ул ассызыклаганча, республиканың күп кенә сәнәгать предприятиеләре экспортка йөз тота, һәм аларга ярдәм аеруча мөһим.

Быелның 7 ай эчендә сәнәгать үсеше турында  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады. «Быелның 7 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керемнәр өлеше йомгаклары һәм 2020 һәм 2021 еллардагы Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына көтеләчәк керемнәр турында» нотык белән Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

Киңәшмәдә «ТаграС-РемСервис» ҖЧҖ директоры Айрат Закиров, «Алабуга автомобильләр заводы» ГҖ генераль директоры Камил Галимов, ТАНЕКО АҖ генераль директоры Илшат Сәләхов чыгыш ясады.

Төбәк сәнәгать сәясәтен үстерү максатларында дәүләт ярдәме чаралары турында Россия Сәнәгать министрлыгының Төбәк сәнәгать сәясәте департаменты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Миңһаҗев чыгыш ясады.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading