16+

Рөстәм Миңнеханов инвестицияләрне кайда кертергә киңәш бирде

Бүген туры эфир вакытында ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов яшьләргә акчаларын нәрсәгә инвестицияләргә дигән сорауга җавап бирде.

Рөстәм Миңнеханов инвестицияләрне кайда кертергә киңәш бирде

Бүген туры эфир вакытында ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов яшьләргә акчаларын нәрсәгә инвестицияләргә дигән сорауга җавап бирде.

Туры эфир вакытында яшь эшмәкәр Ринат Шәрәфиев: “Сез икътисад өлкәсендә бик яхшы белгеч. Хәзер валюта курслары үсә бара. Торак бәяләре күтәрелә, я кинәт төшә. Безгә берәр ышанычлы өлкәгә акча салу киңәшен бирә алмассызмы?”, дип сорады.

- Булган акчага йорт салырга кирәк. Яхшы, яшәргә уңайлы йорт кирәк. Сез яшьләр, укырга кирәк. Белем алырга нинди мөмкинлек бар — шуны карарга. Торакка, укуга, гаиләгә акчаны жәлләмәскә кирәк. Белем, йорт беркая югалмый, ул сезнең капиталыгыз. Аның яшьләр өчен киләчәге зур, - диде Рөстәм Миңнеханов. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading