16+

Рөстәм Миңнеханов: «Кайда гына булса да, татар үз җаен, үз кешесен таба»

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Чаллы шәһәренең IT-Паркында узды.

Рөстәм Миңнеханов: «Кайда гына булса да, татар үз җаен, үз кешесен таба»

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Чаллы шәһәренең IT-Паркында узды.

Әлеге форумга берсеннән-берсе булдыклы, эшлекле, укымышлы милләттәшләребез җыйнала. Аларның һәркайсының эш тәҗрибәсе, тормыш юлы игътибарга, хөрмәткә лаек. Татар милләте өчен башкарган эшләре дә бихисап.

– Безне барыбызны безнең телебез, динебез, милләтебез язмышы борчый. Һәрберегезнең үз бизнесы, үз эше бар, шулай да сез күңелегез белән безнең белән бергә. Бөтендөнья татар конгрессы сезне берләштерү буенча зур эш башкара. Әлбәттә, читтә булган татар эшмәкәрләренә эшләү авыррак. Әмма кайда гына булса да, татар үз җаен, үз кешесен таба. Сез — безнең горурлыгыбыз. Һәммәбезнең ниндидер отышлы якларыбыз, җитешсезлекләребез бар. Әмма һәркайсыбыз үз эзебезне калдырырга тиеш, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Әлбәттә инде, тел мәсьәләсен дә кузгатмый калмады.
— Тел мәсьәләсе — авыр мәсьәлә. Үз башыңа төшмәсә, моны аңламыйсың. Ничек тә булса, бу мәсьәләне хәл итәргә, татар телебезне өйрәтү җаен табарга кирәк. Татарстанда гына бу мәсьәләне хәл итеп булмый. Һәр кеше үз җирлегендә җай табарга тиеш, эшмәкәрләр үз өлешен кертсә иде моңа, — дип теләк белдерде Президент.

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы эшлекле кешеләр өчен бер дигән мәйдан булып тора. Биредә эшлекле килешүләр төзелә, милләттәшләребез ничек бер-берсенә файдалы булу мөмкинлекләрен хәл итәләр. Иң мөһиме, бу бердәмлекне күрсәтә.
«Мондый форматта җыйналу безнең өчен әйтеп бетергесез зур ярдәм», – диделәр форумда катнашучылар.

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading