16+

Рөстәм Миңнеханов Казан метросының «Сахаров» станциясендә булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан метросының икенче линиясенең төзелеп килүче «Сахаров» станциясендә булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, «Метроэлектротранс» МУП һәм «Казметрострой» АҖ җитәкчелеге озата йөрде. Казан метрополитенының икенче линиясе шәһәрнең 5 районын тоташтырачак: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын.

Метрополитенның «Фучик» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәр икенче линиясенең беренче участогын төзү 2018 елда башланган иде. Бүген төп эшләр – конструкцияләрне бетонлаштыру һәм ике узу тоннелен үтеп чыгу алып барыла. «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов билгеләп үткәнчә, тоннельләрнең озынлыгы 2,2 км тәшкил итә.

Марат Рәхимов «ТАССРның 100 еллыгы» станциясен төзү территориясен әзерләү эшләрен хезмәткәрләр башкарды, дип өстәде. Коммуникацияләр чыгарылган, әйләнеп узучы юллар әзер һәм тиздән котлован төзүгә керешү планлаштырыла. Тулаем алганда, Казан метросының икенче линиясе буенча коммуникацияләр урнаштыру һәм чыгару эшләре дәвам итә.

Рөстәм Миңнеханов метро төзүчеләргә уңышлы эшләр теләде һәм барлык куркынычсызлык чараларын да үтәргә өндәде.

Белешмә өчен:

Казан метрополитенының икенче линиясе шәһәрнең 5 районын тоташтырачак: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын.

Метрополитенның икенче линиясен төзү берничә этапка бүленгән. «Фучик» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәр беренче участокның озынлыгы 5,37 км тәшкил итәчәк һәм үз эченә дүрт станцияне - «Фучик», «10 нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы», «Сахаров» станцияләре керәчәк.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading