16+

Рөстәм Миңнеханов: "Хәерче хәер бирә алмый"

Татарстанда 55 мең кеше айга ике тапкыр азык-төлек җыелмалары алачак. Мондый ярдәм республика казнасы хисабына башкарыла. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының  чираттагы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов: "Хәерче хәер бирә алмый"

Татарстанда 55 мең кеше айга ике тапкыр азык-төлек җыелмалары алачак. Мондый ярдәм республика казнасы хисабына башкарыла. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының  чираттагы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

- 7 яшькә кадәр түләүләр бар. Ә 8-9 яшьлек балаларның  да ашыйсы килә бит. Шуңа да безнең тарафтан шундый ярдәм оештырылды. Медицина хезмәткәрләренә дә ярдәм итәргә кирәк. Бу ярдәм мохтаҗ кешеләргә бирелсен иде һәм мондый гамәлләр кылу берәүгә дә артык булмаячак, - дип белдерде Президент.  

Ул “Татнефть” оешмасының Кытайдан җиһазлар һәм битлекләр кайтаруын, “Нэфис” оешмасының антисептиклар җитештереп, ярдәм итүен билгеләп үтте һәм андый гамәлләрне матбугат чараларында күбрәк яктыртырга өндәде.

- Гадәттә безнең хәйрия чаралары бер җиргә китә. Без хәзер кайсы катлам кешеләренә күбрәк ярдәм таләп ителүен һәм аларга ничек булышырга мөмкин икәнен карадык. Безнең үзебезнең дә быел казна 12 млрд сумга кимеде. Хәерче хәер бирә алмый. Безгә оешмаларны саклап калырга кирәк. Федераль Хөкүмәт карары буенча, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр дәүләт ярдәменә дәгъва кыла алмый. Без бу юнәлештә дә эшлибез. Ашаган белми, тураган белә. Федераль дәрәҗәдәге хезмәттәшләрне дә тәнкыйтьләргә була, әлбәттә. Кемнедер табып, каты гына сүгү — ул иң җиңеле, - дигән фикерен җиткерде Рөстәм Миңнеханов хакимият вәкилләрен тәнкыйтьләүчеләргә җавап итеп.

Республика лидеры хәзерге вакытта иң авыры — коронавирус йоктыручылар саны арту, аларның кемнәр белән контактта булуны ачыклау кыенлашу, ди. Беренче 100-150 кешедә вирус каян ияртелгән икәнен ачыклап булса, хәзер бу эш катлаулана. Чөнки республика районнарында вахта юлы белән эшләүчеләр дә шактый.

- Хәзер без башка төбәкләрдән Татарстанга кайтучыларны да карантинда утыруны сорыйбыз. Карантин нәрсә ул? Кеше өенә кайта, ә анда аның гаиләсе. Берәрсе аларга тоз, ипи артыннан да кереп чыкса... Бик тә җиңел хәл түгел, эшне оештыру авыр. Медицина хезмәткәрләре белән килеп чыккан очракны  алсак та, башта авыруда бернинди вирус билгеләре дә күренмәгән, тест тискәре нәтиҗә биргән... һәм бер көнне ул уңай күрсәткән. Вакыйгалар ничек буласын без алдан белә алмыйбыз. Әлбәттә, сакланырга кирәк. Ярар, үзең генә авырсаң, ул бит башкаларга да иярә. Без барыбыз да Ходай кулында. Сабыр булыйк, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук халык белән һәрдаим элемтәдә булуын, барлык тәкъдимнәргә дә ачык икәнен искәртте.

- Хәзер хәтта авыл җирлекләрендә дә мондый кыенлыклар бар. Җитәкчеләрнең, депутатларның квадрат метрлар белән хәлләр начар түгел. Кечкенә мәйданда яшәүче зур гаиләләр бар. Ярар бала көн озын уйнаса гына, ә кайберләренә укырга, белем алырга да кирәк бит. Без боларның барысын да аңлыйбыз, - диде һәм депутатларга короновирус белән көрәштә ярдәм итәргә өндәде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading