16+

Рөстәм Миңнеханов: "Көн саен кешеләребезне югалтабыз"

Республика Президенты бүген иртәнге киңәшмәдә министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре алдына вакцинация буенча эшне көчәйтү һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәүне контрольдә тоту бурычын куйды.

"Безнең гамәлләребезне теләсә ничек аңлатырга мөмкин, әмма әлегә сүз безнең кешеләрнең сәламәтлеге турында бара икән, без иң катгый чараларны күрәчәкбез".

60 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар арасында вакцинация түбән булу мәсьәләсе Рөстәм Миңнехановны аеруча борчый. Бу куркыныч төркемендә, кагыйдә буларак,  чир авыррак формада һәм бик күп очракта үлем белән тәмамлана. Бүген бу категория гражданнар арасында 23,5 %ка гына прививка ясатылган. "Көн саен кешеләрне югалтабыз. Безнең гражданнарның сәламәтлегеннән кыйммәтрәк берни дә юк. Безнең гамәлләребезне теләсә ничек аңлатып була, әмма әлегә сүз безнең кешеләрнең сәламәтлеге турында бара икән, без иң катгый чаралар күрәчәкбез”, - дип белдерде Президент.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Роспотребнадзорның игътибарын чикләү чараларының үтәлешен контрольдә тотуга юнәлтте.

Фото: https://president.tatarstan.ru/tat/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading