16+

Рөстәм Миңнеханов ковид, ОРВИ, грипп белән авыручылар саны артуы хакында белдерде

Республикада вируслы инфекцияләр таралу күзәтелә. Коронавирус буенча бер атна эчендә авырулар саны – 14%ка, ОРВИ һәм грипп буенча 25%ка арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.

Әйтик, узган атнада Татарстанда грипп белән авыруның 51 очрагы теркәлгән. «Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина оешмаларының авыруларны кабул итүгә, диагностикалауга һәм дәвалауга әзерлеген тәэмин итәргә, вакцинацияне дәвам итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, вируслы инфекцияләрне профилактикалауның иң нәтиҗәле чараларының берсе – керү урыннарындагы  фильтрлар. «Фильтрлар мәктәпләрдә, югары уку йортларында, предприятиеләрдә булырга тиеш. Ковид бу чараның никадәр нәтиҗәле булуын күрсәтте», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Коронавирус инфекциясе, ОРВИ һәм грипп киң таралмасын өчен, Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында санитар эшкәртү, җилләтү, термометрия һ б. санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә чакырды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading