16+

Рөстәм Миңнеханов легендар Рой Джонс белән очрашты

Бокс – спортның характер, дисциплина, көндәшеңә карата ихтирам тәрбияли торган лаеклы төре ул, - ди Рөстәм Миңнеханов

Рөстәм Миңнеханов легендар Рой Джонс белән очрашты

Бокс – спортның характер, дисциплина, көндәшеңә карата ихтирам тәрбияли торган лаеклы төре ул, - ди Рөстәм Миңнеханов

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Бокс федерациясе генераль секретаре, башкарма комитеты әгъзасы Умар Кремлев һәм бокс буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы кече Рой Джонс белән очрашты.   

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Искәртәбез, иртәгә, 12 мартта, «Пирамида» КККда профессиональ бокс буенча «Казан Кремле Кубогы» турниры узачак.

Турнирга, махсус кунак буларак, легендар боксер, бокс буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы Рой Джонс чакырылган. Шул ук көнне ул Татарстанның яшь боксерлары өчен мастер-класс уздырачак.  

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Рой Джонс профессиональ һәм массакүләм спортны үстерү, балалар-яшүсмерләр юнәлешенә ярдәм буенча фикер алыштылар.

«Бокс – спортның характер, дисциплина, көндәшеңә карата ихтирам тәрбияли торган лаеклы төре ул, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Профессиональ, оста остаз җитәкчелегендә бокс белән шөгыльләнү меңнәрчә Татарстан егетләре өчен чын тормыш путевкасы булырга мөмкин».

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading