16+

Рөстәм Миңнеханов "Үлемсез полк" акциясендә улы белән катнаша

Бүген Татарстанда Җиңүнең 77-еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Үлемсез полк” йөреше уза. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Исегезгә төшерәбез, “Үлемсез полк” йөреше Карл Маркс һәм Лобачевский урамнары буйлап "Черек күл" паркы аша Меңъеллык мәйданына кадәр бара. Соңыннан биредә бәйрәм концерты булачак.

Рөстәм Миңнеханов “Үлемсез полк”та туганы Галимҗан Миңнехан улы Миңнеханов фотосурәте белән катнаша. Ул фронтка 19 яшендә киткән. 359нчы укчы полк составында Мәскәү янындагы сугышта катнашып, 1941 елның 15 декабрендә батырларча һәлак булган.

Татарстан Президенты белән бергә йөрештә улы Искәндәр дә катнаша. Ул әнисе ягыннан бабасы - Бөек Ватан сугышы ветераны Барый Сафиулла улы Сафиуллинның фотосурәтен тотып бара.

Патриотик акциядә шулай ук Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешма вәкилләре һәм гади гражданнар катнаша.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading