16+

Рөстәм Миңнеханов М-12 автотрассасыннан оча башлады

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 25 февральдә Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә республикадагы рәсми хәбәрләр белән таныштырды.

Рөстәм Миңнеханов М-12 автотрассасыннан оча башлады

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 25 февральдә Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә республикадагы рәсми хәбәрләр белән таныштырды.

 Кыргызстан, сәлам!
 Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Җаппаров чит илгә тәүге визитын Россиягә ясады һәм ил Президенты Владимир Путин белән очрашты.
 – Мәскәүдә 24 февральдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Кыргызстан Президенты Садыр Җаппаровның да очрашуы булды. Үзара хезмәттәшлекне тагын да җанландыру турында сөйләшү барды. Узган ел сәүдә әйләнеше 27,5 миллион долларны гына тәшкил итте. Татарстаннан “КАМАЗ”, “Татанефть”, “ТАИФ”, “Татхимфармпрепараты”, “ЕлАЗ” җәмгыятьләре продукциясе һәм хәләл азык-төлек җибәреләчәк. Мәгариф, электрон технологияләр, туристлык өлкәләрендә хезмәттәшлек үстереләчәк. Кыргызстанда 55 мең татар яши, – диде Лилия Галимова.

Кыргызстан Президенты Садыр Җаппаров очрашуга Татарстаннан Мәскәүгә махсус килгәне өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйткән, Татарстан делегациясен Кыргызстанга чакырган. Татарстан Президенты да кыргыз кардәшләрне үзебезгә дәшкән.

Гарәпләр, рәхим итегез!
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу атнада Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә IDEX 2021 кораллар һәм хәрби техника халыкара күргәзмәсендә катнашты.
 – Рөстәм Миңнеханов анда Абу-Даби принцы Мөхәммәт ибн Зәид белән очрашты. Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән өч эшче төркем Татарстанга килеп, азык-төлек, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм төзелеш өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнәчәк, – диде Лилия Галимова.

Җирдә һәм күктә: М-12
Рөстәм Миңнеханов 25 февральдә М-12 тизйөрешле автотрассасының республика территориясендәге 142 чакрымлы маршрутын вертолеттан карап чыкты. 2024 елга төзеп бетерү бурычы куелган әлеге автотрасса Татарстанның Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Питрәч һәм Лаеш районнары аша уза.
М-12 колачлы федераль проект. Татарстан участогында юл төзелешенең төп подрядчылары – “Автодор” белән “Трансстроймеханизация” компанияләре. М-12 автотрассасы өчен Идел аша яңа күпер төзелешенә керешелде инде, – диде Лилия Галимова.
 

Фото архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading