16+

Рөстәм Миңнеханов яшелтыбый ярата?!

Тиздән республика түрәләренең иртәнге ашына өчпочмак, кыстыбый, гөбәдия керергә мөмкин. “Түбәтәй” рестораннар челтәре милли ризыкларны Министрлар кабинетына ук китереп бирергә әзер.

Рөстәм Миңнеханов  яшелтыбый ярата?!

Тиздән республика түрәләренең иртәнге ашына өчпочмак, кыстыбый, гөбәдия керергә мөмкин. “Түбәтәй” рестораннар челтәре милли ризыкларны Министрлар кабинетына ук китереп бирергә әзер.

Бу идеяне “Түбәтәй” рестораны ачылышында Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җиткерде. Рәис үзе дә милли ризыкларга битараф түгел икән. Итле ризык булса, тагын да яхшырак, ди ул.

- Тутырып пешергән каз белән кыстыбый бик тәмле була. Мин андыйны Казан рестораннарының берсендә ашап карадым, искиткеч! Бәлки шуны да менюга кертерсез, - дип рестораннар челтәренә нигез салучы Солтан Сафинга үз киңәшләрен бирде ул.  - Бу кафе татар, мөселман халкы өчен бик кирәк иде. Милли, хәләл ризыклар пешерелә бит. Официантларның киеменә кадәр безнең гореф гадәтләрне, тормышыбызны күрсәтеп тора.

“Түбәтәй” - кәләпүш формасындагы кечкенә генә киосклардан башланып килкән челтәр. Тора-бара ул милли кафе, ресторан формасында эшли башлады. Кичә яңа ресторан ачтылар. Якын киләчәктә бу челтәр милли ризыкларны, гореф-гадәтләрне халыкка таратучы ял итү үзәге булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу ресторанның еш кунагы. Яңа үзәк ачылышына да ул өчпочмаклар белән чәй эчәргә килгән.
- Миңа яшелтыбый (эчлегенә бәрәңге, гөмбә, ак май салып пешерелгән кыстыбый – авт.), ун гөбәдия һәм ун чәй бирегез, - дип заказ бирде ул кассада. Заказ бирү системасы тиз туклану рестораннарындагы кебек.

Чәйләп алгач, республика җитәкчесе милли ризыкларны дөньякүләм таратырга кирәк, диде.
- Мондый форматка Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә, шулай ук чит илләрдә дә ихтыяҗ булырга мөмкин. Бу – татар ашларын, безнең милли гореф-гадәтләребезне күрсәтү өчен әйбәт мөмкинлек. Уңышлар телим сезгә! - диде Президент.
Республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов кәһвә аппараты яныннан китмәсә, Казан мэры Илсур Метшин үләнле татар чәенә кызыкты. Касса янына килеп җиткәч кенә: “Мин бит үзем белән акча алмадым”, - дип уфтанды мэр. Шулай да аны да мәтрүшкәле кайнар чәй белән сыйладылар.
 
Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов “Түбәтәй” ярдәмендә республикага килүче туристлар санын тагын да арттырмакчы.

- Без Казанга, Татарстанга кунакка килгән туристларның күңеленә ризык аша үтеп керергә тиеш. Бу безгә бер килгән кешене кире кайтару өчен дә кирәк. Аннан соң кафе урта хәлле, аз бюджетлы туристлар өчен дә кулай. Моңарчы без чит төбәкләрдә милли ризыкларны, Татарстан брендын “Бәхетле” кибетләр челтәре ярдәмендә тарата идек. “Түбәтәй” кебек яңа проектлар барлыкка килсә, аларга да ике куллап ярдәм итәргә әзер без, - ди Сергей Иванов.   
 
2015 елда эшли башлаган “Түбәтәй”нең Казанда хәзер тугыз үзәге бар. Чаллы, Болгар халкы да “Түбәтәй” пешергән өчпочмаклар белән чәй эчә. Сургут, Самара, Казахстанда да ачылганнар.
Кафеда аеруча төрле соуслар белән нәни өчпочмакларны, “Татлыбый” (эчлеге эремчек һәм киптерелгән җимешләрдән ясалган кыстыбый), гөбәдия кебек күңел биреп эшләнгән камыр ризыкларын, татар чәен үз итәләр.
 
- “Түбәтәй”нең максаты – әниләребез, әбиләребез пешергән ризыкларны көндәлек тормышыбызга кайтару. Татарстанда без әле сирәк булса да өйдә милли ашлар пешерәбез. Ә менә чит төбәкләрдә, чит илләрдә милли ризыклар турында белмиләр. Без милли ашларны өйдән чыгарга телибез. Милли ризык заман белән бер адымда барырга тиеш, - ди Солтан Сафин.

Алар авыллардан да төрле рецептлар җыялар. Мәсәлән, бүген Президентка тәкъдим ителгән бавырсакны пешерү ысулларын Самара өлкәсеннән өйрәнеп кайтканнар. “Түбәтәй” тамак туйдыру үзәге генә түгел, биредә, төрле мастер-класслар оештырыла. Әйтик, кичә биш-алты бала эремчектән “сочник” пешерергә өйрәнеп утыра иде. Балалар өчен уклауларны да бәләкәй итеп, матурлап ясаганнар. Тәһарәт, намаз бүлмәләре булуы кафега күпләп мөселманнарны җәлеп итә.   

- Без гасырлар дәвамында килгән татар тәрбиясен дә күрсәтергә тырышабыз. Ипине, өчпочмакны бер минут эчендә генә пешереп булмаган кебек, тәрбиягә дә бер-ике көн эчендә генә өйрәтеп булмый. Шуңа да без нигезебезне, сыйфатыбызны югалтмаска тырышабыз, - ди Солтан Сафин.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading