16+

Рөстәм Миңнеханов Россиянең спорт министры белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Олег Матыцин Казанга кыска эш визиты белән килде. Төп максаты - «Зур шлем» дзюдо буенча халыкара ярышларны ачу тантанасында катнашу. Визиты кысаларында Олег Матыцин шулай ук Халыкара дзюдо федерациясе президенты Мариус Визер белән очраша, Бадминтон үзәгендә флорбол һәм юнифайд-флорбол буенча Бөтенроссия махсус олимпиадасының төркем этабында була.

Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов белән спорт тармагын үстерү, шулай ук Казанда бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге спорт чараларын әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, сүз 2022 елда Казанда узачак Бөтендөнья кышкы Олимпиада уеннары кысаларындагы чаралар, 2021 елда Россия яшьләренең V җәйге Спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын һәм башка ярышларны әзерләү һәм үткәрү турында барды.

Очрашуда Татарстан Республикасы порт министры Владимир Леонов катнашты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading