Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты. Чара «Казан-2» тимер юл вокзалы янындагы скверда узды. Скверда барлыгы 30га якын агач – карагай, тирәк, миләш һәм чыршы утыртылды. Татарстан Президенты белән бергә үсентеләр утыртуда Казан предприятиеләре хезмәткәрләре, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте әгъзалары да катнашты.
Моннан тыш, биредә Рөстәм Миңнехановка «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы проектын тәкъдир иттеләр.
Бөтен композициянең тышкы кыяфәте, төзекләндерүне дә кертеп, берничә тапкыр Казанның архитектура һәм дизайн өлкәсендәге белгечләр тарафыннан тикшерелде. 2022 елның апрелендә республика үсешенә зур өлеш керткән, эскиз тәкъдим иткән ТР күренекле эшлеклеләре истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында. «Шәһәрне үстерү институты» МБУ тарафыннан тимер юл вокзалы янындагы паркны төзекләндерү концепциясе эшләнгән, аны 60 мең кв.м. га кадәр арттырырга һәм әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып төзекләндерергә тәкъдим ителгән. Стела образы – самолет канаты, клепкаланган тутыкмый торган корыч кулланып, Георгий тасмасын хәтерләтүче утлы үтә күренмәле өстәлмәләр белән эшләнгән.
Белешмә өчен:
Традицион «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2022 елның 18 мартында старт алды. Ул «Хәтер бакчасы» АКБО, «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды тарафыннан РФ Мәгариф министрлыгы, РФ табигый байлыклар министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы ярдәме белән «Экология»милли проекты кысаларында оештырылды. Акция кысаларында бөтен ил буенча 22 июньгә кадәр Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту планлаштырыла.
ТР Президенты Матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар