16+

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты сайлауларында катнашу өчен документларын тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк сайлау комиссиясенә сайлауларда катнашу өчен документларын тапшырган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк сайлау комиссиясенә сайлауларда катнашу өчен документларын тапшырган. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. 

Моңа кадәр "Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлеге Миңнехановны көзен узачак сайлауларда кандидат буларак тәкъдим иткән иде. 

Яңа срокка сайланырга теләве хакында Рөстәм Нургали улы 29 майда игълан итте. Аңа кадәр Владимир Путин Миңнеханов кандидатурасын хуплавын белдерде. 

Миңнехановтан тыш, Президент сайлауларында катнашырга "Гадел Россия" сәяси партиясе лидеры да Әлмир Михеев та теләк белдерде һәм документларын ҮСКнә тапшырган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading