16+

Рөстәм Миңнеханов: "Тугандаш төрек халкы белән бергәләп кайгырам"

Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Измир провинциясе губернаторы Явуз Сәлим Кәшгәрга Измир провинциясендә җир тетрәү нәтиҗәсендә килеп чыккан зур һәлакәтләргә бәйле рәвештә тирән кайгыларын уртаклашу телеграммасы юллады.

«Мәрхүмнәрнең гаиләләренә һәм якыннарына ихлас күңелдән хәсрәтләнүемне җиткерүегезне сорыйм. Зыян күрүчеләрнең барысына да тиз арада сәламәтләнүләрен телим. Тугандаш төрек халкы белән бергәләп кайгырам", - диелә Измир провинциясе губернаторы адресына Рөстәм Миңнеханов исеменнән җибәрелгән телеграммада.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов шулай ук Измир шәһәре мэры (Төркия Республикасының Измир провинциясе) Тунч Сойерга да телеграмма юллады.

Аңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга да Измир провинциясендәге җир тетрәү нәтиҗәсендә килеп чыккан һәлакәтләргә һәм зур җимерелүләргә бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде. "Измир провинциясендә җир тетрәү нәтиҗәсендә килеп чыккан зур җимерелүләр һәм кешеләр корбаннарына бәйле ихлас кайгыларымны белдерергә рөхсәт итегез, - диелә телеграммада. - Һәлак булучылар турында тирән хәсрәтләнәм, аларның туганнарына һәм якыннарына ихлас күңелдән кайгыларын уртаклашуымны җиткерүегезне, зыян күрүчеләргә тиз арада терелеп аякка басуларын телим".

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading