16+

Рөстәм Миңнеханов «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясендә катнашты

Бүген Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм рәвештә агач утырттылар. Республиканың төрле урыннарында 20 меңнән артык волонтер 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн үсенте утыртты.

Рөстәм Миңнеханов «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясендә катнашты

Бүген Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм рәвештә агач утырттылар. Республиканың төрле урыннарында 20 меңнән артык волонтер 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн үсенте утыртты.

Үзәк чара Казанда Балалар Республика клиник хастаханәсе территориясендә узды. Биредә пандемия чорында фидакарь хезмәт куйган табиблар хөрмәтенә 300 чыршы һәм нарат утыртылды. Агачларны волонтерлар белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова утыртты.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада урман хуҗалыгын үстерүгә җитди игътибар бирелә. Урман фондын арттыру эшен профильле министрлык алып бара, ә мондый акцияләр катнашучыларга урманга сак караш тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

«Татарстан инде өченче тапкыр «Урманны саклыйк» акциясенә кушыла. Бүген республиканың барлык муниципаль районнарында агачлар утырталар. Казан янында акция тагын дүрт мәйданчыкта узды – Тарлаш һәм Иске Шигали авыллары янында, шулай ук Колсәет торак массивында һәм Ивановка авылы янында. Волонтерлар корпусыннан зур ярдәм алдык. Без катнашучыларның һәркайсына республикабызның урман ресурсларын саклау һәм арттыру темасына битараф булмаган мөнәсәбәте өчен рәхмәтлебез", - дип шәрехләде ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Иң күп агач утырту Иске Шигали авылында ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм корпоратив волонтерлык буенча Илкүләм Совет вәкилләре катнашында узды.

https://president.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading