16+

Рөстәм Миңнеханов: «Вакцина белән тәэмин итүдә өзеклекләр булырга тиеш түгел»

Президент Татарстан территориясендә барлык күмәк чараларны «ковидка каршы» штаб белән килештереп кенә уздырырга мөмкин булуын искәртте.  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикага коронавирус инфекциясеннән вакцина кайтартуга бәйле өзеклекләрне булдырмауны таләп итте.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Covid-19 таралуны кисәтү буенча республика штабы җитәкчелегенә республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде.

«Соңгы тәүлектә республикада 13,4 мең кеше вакцинация узган. Кайбер көннәрдә прививка ясатучылар 18 меңгә кадәр җитте. Вакцина күләмен күзәтергә кирәк. Атналык запасыбыз бар. Әмма вакцина белән тәэмин итүдә өзеклекләр булырга тиеш түгел», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Татарстан территориясендә барлык күмәк чараларны «ковидка каршы» штаб белән килештереп кенә уздырырга мөмкин булуын искәртте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, өзеклекләр күбесенчә «КовиВак» вакцинасы һәм аз очракта «Спутник V» белән бәйле. 

http://tatar-inform.tatar

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading