16+

Рөстәм Миңнеханов: "Яңа штамм балалар арасында да тиз тарала..."

Татарстан Республикасында Covid-19 белән авыручылар саны бер атна эчендә өч тапкыр арткан. Бу омикрон штаммының бик тиз таралуына бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов: "Яңа штамм балалар арасында да тиз тарала..."

Татарстан Республикасында Covid-19 белән авыручылар саны бер атна эчендә өч тапкыр арткан. Бу омикрон штаммының бик тиз таралуына бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

«Чирнең тагын да күбрәк үтеп керүенә каршы тору максатларында санитар-эпидемиягә каршы таләпләрне төгәл үтәргә, шәхси саклану чараларын, социаль дистанцияне сакларга, контактларны чикләргә кирәк. ОРВИ симптомнарының беренче күренешләрендә үк, һичшиксез, үз-үзеңне изоляцияләү принцибын үтәү зарур», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Яңа штамм өлкәннәр арасында гына түгел, балалар арасында да тиз тарала. Шуңа күрә мәктәпләрдә үзләренең нәтиҗәлелеген раслаган керү фильтрлары эшләрен төгәл үтәргә кирәк, - дип белдерде Татарстан Президенты. - Авыручыларның күбесе  укучылар гына түгел, укытучылар да, бу иртәнге фильтрларда ачыкланды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белән берлектә бу мәсьәләне контрольдә тотарга кирәк".

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, дистантка китәргә бернинди планнар да юк.

«Дистантка китәргә бернинди планнар да юк. Мәктәп эшләргә тиеш, әмма Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәү мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Авыруларны профилактикалау өчен төп бурыч – авыруның таралу чылбырын өзү, авыручыларның күп санын булдырмау».

Ике атна шактый киеренке булыр дип көтәбез, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, моңа әзер булырга кирәк.

Татарстан Президенты шулай ук ата-аналарга мөрәҗәгать итте: карантиндагы балалар өйдә булырга тиеш, җәмәгать урыннарында булырга тиеш түгел.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, республикада Covid-19га каршы вакцинация дәвам итә. 12-17 яшьлек үсмерләрне вакциналаштыру өчен Татарстанга беренче «Спутник М» партиясе килгән.

«Балаларны вакцинацияләү ата-аналарның язма ризалыгы белән генә үткәрелә, - дип ассызыклады ул. - Бүгенге көндә 193 бала вакцина алган».

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, республика халыкны күмәк иммунлаштыру планкасына якынлаша. Татарстанда вакцинаның беренче компоненты 2 млн. 389 мең 942 кешегә ясалган. Икенче компонент 1 млн. 875 мең 652 кешегә ясалган. Кабат вакцинацияне 186 мең кеше узган инде.

Рөстәм Миңнеханов яше 60тан узган гражданнарны вакцинацияләү буенча эшләүгә аерым игътибар бирде. Аның сүзләренә караганда, бу категория халык өчен вакцинация кирәклеген аңлату мөһим.

Республикада 170 вакциналаштыру пункты эшли, вакцина дозасы җитәрлек күләмдә бар, дип хәбәр итте Татарстан Президенты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading