16+

Рөстәм Миңнеханов: "Йөкле хатын-кызлар үзләрен сакларга тиеш"

ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә коронавирус таралуга каршы көрәш чаралары һәм инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. ТР Президенты бүгенге көндә коронавирус авыррак формада уза, дип белдерде. Күп кенә Covid-19 белән авырган пациентлар сәламәтлекләрен тулысынча торгыза алмыйлар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Covid-19 белән хәл киеренке кала. Йөкле хатыннар арасында авырулар санының артуы билгеләнә. Булачак әниләргә авыру йоктырудан саклану өчен барлык аралашуларын чикләргә кирәк, дип ассызыклады ТР Президенты.

"Йөкле хатын-кызлар үзләрен сакларга тиеш. Табибтан тыш, калган багланышларны мөмкин кадәр киметергә кирәк. Бу аларның туганнарына да кагыла. Якыннарына вакцина ясатырга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты бүгенге көндә коронавирус авыррак формада уза, дип өстәде. Күп кенә Covid-19 белән авырган пациентлар сәламәтлекләрен тулысынча торгыза алмыйлар.

Республикада Covid-19 диагнозы белән 69 йөкле хатын-кыз хастаханәгә салынган. Булачак балаларның сәламәтлеге һәм гомере өчен табиблар көрәш алып бара.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading