16+

Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» командасы уенчыларына: «Җиңүегез матур һәм ышандырырлык иде»

Казанның «Зенит» клубы сезон дәвамында биш турнирда җиңү яулады.

Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» командасы уенчыларына: «Җиңүегез матур һәм ышандырырлык иде»

Казанның «Зенит» клубы сезон дәвамында биш турнирда җиңү яулады.

Узган атнаның якшәмбесендә «Баскет-холл»да узган Чемпионнар лигасы финалында Владимир Алекно командасы соңгы бүләккә лаек булды: алар Италиянең «Чивитанова» клубын 3:2 исәбенә отты.

Команда Россия чемпионатында, Россия Кубогы һәм Суперкубогында, Чемпионнар лигасы һәм клублар арасында дөнья чемпионатында катнашып җиңү яулады. Әлеге уңайдан “Зенит” командасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады, дип яза president.tatarstan.ru. Аларны котлау тантанасы Казан Кремлендә оештырылган иде. Президент алар белән очрашуда соңгы уен вакытында команда өчен үзенең дә җан атуын әйтте.

– Сез Европаның иң дәрәҗәле клуб турнирының финалында оттыгыз. Россия чемпионатында унынчы кат җиңүче булдыгыз. Җиңүегез матур һәм ышандырырлык иде. Без сезгә ышанабыз, сез җанатарлар өметен аклыйсыз, республикага җиңүләр бүләк итәсез – бу бик мөһим. Республикада волейбол үсешенә дә яңа этәргеч бирдегез. Тагын да безне шатландырырсыз, дип ышанабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Соңыннан ул уенчыларга һәм тренерларга Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аңа җавап итеп команда Президентка Чемпионнар лигасының алтын медален, имзалар куелган тупны һәм истәлекле фотосурәтләрне бүләк итте.

Шулай ук Татарстан җитәкчелеген, "Зенит-Казан" командасын Чемпионнар лигасында җиңү белән Россия вице-премьерлары Ольга Голодец һәм Виталий Мутко да котладылар.
 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading