16+

Рөстәм Миңнеханов журналистларны табиблар белән чагыштырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашып, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов журналистларны табиблар белән чагыштырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашып, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты.


Республика лидеры фикеренчә, Татарстандагы вәзгыять хакында журналистлар беренчел чыганаклардан мәгълүмат алу мөмкинлегенә ия. Моны исә, үз чиратында, социаль челтәрләрдә, мессенджерларда фейк мәгълүматлар таратылмасын өчен файдалану кирәк.

- Без хәзер бик үк җиңел булмаган заманда яшибез. Берничә кыенлык бер вакытка туры килде. Бу — үзчикләүләр, күп компанияләрнең эшчәнлеген туктату белән бәйле икътисади проблемалар... Моңа нефтькә бәяләр төшү өстәле. Илебез һәм республика өчен бу зур проблема... Матбугат чаралары өчен иң мөһиме — дөрес, объектив мәгълүмат бирү, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент журналистларның хакимият вәкилләре белән дә, предприятиеләр һәм коммерцияле булмаган оешма җитәкчеләре белән дә аралашу мөмкинлеге булуны тагын бер кат ассызыклады.

- Сез федераль, республика, яисә муниципаль дәрәҗәдә беренчел чыганаклардан мәгълүмат алып, халыкка җиткерә аласыз. Кемнәрдер таратырга теләгән фейкларга һәрвакыт каршы тора аласыз, - дип искәртте республика җитәкчесе, журналистларны коронавирусны җиңүгә зур өлеш керткән табиблар белән чагыштырып. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading