16+

Рөстәм Миңнехановны чит җирләрдә тоту җиңелрәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка эшең төшсә, аны кабинетының ишеге төбендә көтеп утырудан мәгънә юк. Шаяртыбрак әйткәндә, Рөстәм Нургалиевичны чит илдә, Россиянең берәр төбәгендә яки республикабыз районында сагаласаң, яхшырак.Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова журналистларга Татарстан Президентының эш-сәфәрләре программасын көчкә санап чыкты.

Рөстәм Миңнехановны чит җирләрдә тоту җиңелрәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка эшең төшсә, аны кабинетының ишеге төбендә көтеп утырудан мәгънә юк. Шаяртыбрак әйткәндә, Рөстәм Нургалиевичны чит илдә, Россиянең берәр төбәгендә яки республикабыз районында сагаласаң, яхшырак.Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова журналистларга Татарстан Президентының эш-сәфәрләре программасын көчкә санап чыкты.

Балык ашагыз-файдалы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәзер Россиянең Приморье краенда. Лилия Галимова таныштырганча, ул анда “Россия вертолетлары” акционерлык җәмгыятенең директорлар советы утырышында катнаша. Киңәшмә “Прогресс” вертолет заводында уза.

— Республика Президенты шулай ук Приморье крае губернаторы белән дә очраша, үзара хезмәттәшлек турында сүз барачак. 2016 елга чыгарылган мәгълүматлар буенча ике арадагы товар әйләнеше елына 730 миллион сумны тәшкил итә. Татарстаннан автомобиль шиннары, көнкүреш химиясе, дарулар һәм медицина җиһазлары җибәрелә. Приморьедан безгә балык һәм балык консервалары кайтартыла. Татарстаннан газ ягулыгында эшли торган суднолар төзеп җибәрү дә планлаштырыла,- диде Лилия Галимова.

Күргәзмә күрсәтә күрмәгәнеңне

Екатеринбургта халыкара “Иннопром” күргәзмәсе була. Россия төбәкләре һәм 20 ил үзенең экспозициясен урнаштыра. Күргәзмә кысаларында сессияләр оештырыла. Екатеринбургтагы халыкара чарада Татарстан Президенты да катнаша.

Венгрия, рәхим итегез!

Татарстанга киләсе атнада Венгриянең тышкы эшләр һәм тышкы сәүдә министры Петер Сийярто җитәкчелегендә хөкүмәт делегациясе сәфәре көтелә. Лилия Галимованың алхәбәренә караганда, хезмәттәшлекне тагын да үстерү ниятләнелә. Мәсәлән, Түбән Кама шәһәрендәге “ТАНЕКО” предприятиесендә Венгрия предприятиеләре катнашында битум эшкәртү заводы төзеләчәк.

Венгрия компанияләрен “Алабуга” үзгә икътисади зонасында эшчәнлек алып барырга җәлеп итү күздә тотыла,- дип дәвам итте сүзен Лилия Галимова.- Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, энергетика һәм авыл хуҗалыгы тармакларында да хезмәттәшлек тәкъдим ителә. Венгрияне Татарстанда транспорт-логистика үзәге төзелешендә дә катнаштыру турында уйланыла.

Күршеләр, печән бирегез!

Коры һава дәвамлыга әверелү сәбәпле, Татарстанның шактый районнарында терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе катлауланды. Республиканың 38 районында гадәттән тыш хәл игълан ителде, хәтта. Булган кадәр культураларны югалтмыйча чабып алу сорала.

— Кайбер районнар терлек азыгын Татарстанга чиктәш республикаларга чыгып та әзерли башлады. Күрше республикалардан үзебез өчен терлек азыгы алып кайту мөмкинлеге бар, бу мөмкинлектән дә файдаланырга кирәк,- диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Чит ил өчен түгел, ә яшәр өчен

Мин узган дүшәмбедә вакцина ясаттым. Әти белән әнием алданрак ясатканнар иде инде. Әнием медицина учреждениесендә эшли, авырулар белән аралаша. Шунлыктан, ул вакцина ясатуны баштан ук кирәк санады. Вакцина ясату мәҗбүри түгел, ләкин, эре предприятиеләр үзләрендә вакцина ясатуны мәҗбүри итеп куялар икән, бу аларның карары. Эре предприятиеләрдә авыру таралу куркынычы зур, вакциналаштыру үткәреп, алар коронавирустан саклана,- диде Лилия Галимова.

— Германиягә Спутник-V вакцинасын кадаткан кешеләрне кертмиләр икән, Европа Берлегендә рәсми теркәлгән вакциналар кадаткан булу шарт. Европа Берлегендә теркәлгән чит ил вакциналарын Казанда кадату мөмкинлеге бармы?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.—Вакцинаны чит илгә чыгар өчен түгел, ә сәламәтлегебез өчен ясатабыз, ләбаса. Үзебездә җитештерелгән вакцина кадатып Үзбәкстанга һәм Төркиягә бардык-бернинди тоткарлык булмады,- дип җавап кайтарды Лилия Галимова.

Миңнеханов костюмы

Төркиягә эшлекле сәфәре вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туры якалы костюмына, хәтта, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган да һәм төрек министрлары да кызыкты. Бу костюм Казанда тегеләме? -дип, чираттагы соравымны бирдем.

— Әйе, Төркиядә Рөстәм Нургалиевичның костюмын бик ошаттылар. Казанда тегелә андый костюм. Татарстан Президенты үрнәгендә министрлар да киңәшмәгә шундый костюм киеп килә хәзер,- диде Лилия Галимова.

Фото: http://president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading