16+

Рөстәм Нәбиев кечкенә кызының фотосурәтен күрсәтте

Хатын-кызларны бүгенге күркәм бәйрәм белән көчле рухлы егет Рөстәм Нәбиев та котлады: "Сезне яратырга һәм бәхетле итәргә рөхсәт итегезче"

Рөстәм Нәбиев кечкенә кызының фотосурәтен күрсәтте

Хатын-кызларны бүгенге күркәм бәйрәм белән көчле рухлы егет Рөстәм Нәбиев та котлады: "Сезне яратырга һәм бәхетле итәргә рөхсәт итегезче"

Һәм, ниһаять, ул кечкенә кызы Әминәнең йөзен күрсәтте. Язылучылары: "Сафия - әнисенә, Әминә нәкъ синең күчермәң", - дип комментарийлар да калдырган.

Рөстәм әле әле күптән түгел генә икенчегә бәби көтү сөенече белән уртаклашкан иде:

"Сез минем ничек бәхетле икәнне күз алдына да китерә алмыйсыз!

Иртән уянып, теш чистартырга юыну бүлмәсенә керсәм... Теш щеткасы янында тест ята, анда ике сызык. «Чынлапмыни?» - дип, Индирадан сорадым. Бик сөендем! Без әле генә икенче бала планлаштырмаган идек, әмма Аллаһы Тәгалә шулай теләгән. Сафия кечкенә бит әле дип, йөклелектән баш тарту уе булмады. Аның зур гөнаһ икәнен аңлыйбыз.

Элегрәк мин балалар арасында шактый вакыт булырга тиеш дип саный идем. Ким дигәндә - 3-4 яшь. Хәзер башкача уйлыйм: алар кечкенәдән бергә үсәргә, бергә уйнарна тиеш. Яшь аермасы азрак булган саен яхшырак".

Әминәгә 40 көн тулганчы Нәбиевларга авырлыкар да кичерергә туры килде. Пневмония белән авырып, сабый ясалма сулыш аппараты астында ятты. Бүген ул үзен яхшы хис итә.

Нәбиевлар гаиләсенә иминлек теләп калабыз! Сабыйлар авырмасын, Ходай аларны ярдәменнән аермасын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйбыз матур сабыйларыгыз бэхетле хэм сэламэт,пар канат астында уссеннэр.Сез молодцы

    • аватар Без имени

      0

      0

      Саулыкта,шатлыкта,куанычларга торенеп,эти энилэре тигез булып,хэерле озын гомерлэр насыйп булсын,Амин!

      Мөһим

      loading