16+

Рөстәм Нәбиев Ник Вуйчич белән очрашкан: «Бу очрашу минем өчен кайчандыр бары тик хыял иде»

Рөстәм Нәбиев турында моннан ике ай элек “Шәһри Казан” газетасында “Аякларымны югалттым, үземне югалтмадым” дигән язма чыккан иде.

Рөстәм Нәбиев Ник Вуйчич белән очрашкан: «Бу очрашу минем өчен кайчандыр бары тик хыял иде»

Рөстәм Нәбиев турында моннан ике ай элек “Шәһри Казан” газетасында “Аякларымны югалттым, үземне югалтмадым” дигән язма чыккан иде.

2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә булган трагедиядә төптән аякларын югалта Рөстәм дистәләгән операцияләр кичергәннән соң, тормышын өр-яңа биттән башлаган. Ә узган атнада Рөстәм Мәскәүдә үзенең кумиры Ник Вуйчич белән очрашкан. Бөтен дөньяга танылган оратор белән очрашудан соң, Рөстәм тагын да илһамланып кайткан.

– Бу очрашу минем өчен кайчандыр бары тик хыял иде. Ә хыялларның чынга аша торган гадәтләре бар. Очрашу, мин теләгәнчә, озак була алмады. Әмма аның янында 10 минут торудан да энергия туплап кайттым. Хәзер мин дә Ник Вуйчич кебек китап чыгарырга һәм семинарлар уздырырга җыенам. Тәүге семинарым шушы көннәрдә Бакалыда булачак.

Моннан тыш, спорт белән дә шөгыльләнәм. Следж-хоккейга күптән түгел генә килсәм дә, уңышларым мактанырлык. Бүгенге көндә Россиянең иң көчле булып саналган командаларының берсендә уйныйм. “Феникс” инде берничә тапкыр иң яхшы командалар исемлегенә керде. Хыялым – Паралимпия чемпионы булу. Ә әле күптән түгел Европа ярышларында катнаштык, Польшадан медаль белән кайттык.

Рөстәм рәхәтләнеп тулы тормыш белән яши. Быел өйләнгән, хатыны Индира белән кыз үстерәләр. Егетнең тормышы белән кызыксынучылар, аның Инстаграмдагы аккаунтын карап бара. Рөстәм анда тормышындагы хәлләрне һәм авырлыкларны җиңәргә кайдан көч алганын хакында сөйли. Аның аккаунты Россия дәрәҗәсендә уздырылган блоггерлар конкурсында  “Иң тормышчан блог” номинациясендә  катнаша.

– Үземне популярлаштыру өчен блоггер булмадым мин. Минем хәлдәге кешеләргә дә тормыш ничек рәхәт һәм мавыктыргыч була алганын аңлатасым килә. Бәлки сәламәт кешеләргә дә файдам тияр. Ике аягы, ике кулы булганнар да төшенкелеккә бирелеп, тормыш ямен таба алмый - андыйларны аңламыйм. Яшәве бит шундый рәхәт!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading