16+

Рөстәм Нәбиев сөенечле хәбәре белән уртаклашты!

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев кичә инстаграмда УЗИ фотосы белән сөнечле хәбәрен урнаштырды. Нәбиевлар бәби көтә! Тиздән алар икенчегә әти-әни булачак!

Рөстәм Нәбиев сөенечле хәбәре белән уртаклашты!

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев кичә инстаграмда УЗИ фотосы белән сөнечле хәбәрен урнаштырды. Нәбиевлар бәби көтә! Тиздән алар икенчегә әти-әни булачак!

"Бу яңалыкны сезгә әйтми көчкә түздек. Әмма алга таба әйтми булмый иде, чөнки күпләрегез: "Индира авырлымени?", "Бәби көтәсезмени?" - кебек сораулар бирә башлады.

Әйе!

Мин үзем дә постларда: "Бәхет синең эчеңдә яши", "Безне зур үзгәрешләр көтә" кебек сүзләр белән әкеренләп сөйли башлаган идем. Әмма 3 ай узмыйча бу хакта кычкырып әйтергә батырчылык итмәдек. Хәзер йөклелекнең 16-17нче атнасы, кем туасы әлегә билгеле түгел.

Ишле гаилә турында хыялланган идем. Аллага шөкер! Гыйнварда Сафиянең энесе яисә сеңлесе туачак!" - дип язган Рөстәм үзенең Инстаграм аккаунтында.

Набиевларны котлап, редакциядән шалтыраттык.


- Рөстәм, сезнең гаиләне чын күңелдән тәбриклибез!

- Зур рәхмәт! Сез минем ничек бәхетле икәнне күз алдына да китерә алмыйсыз!

Иртән уянып, теш чистартырга юыну бүлмәсенә керсәм... Теш щеткасы янында тест ята, анда ике сызык. «Чынлапмени?» - дип Индирадан сорадым. Бик сөендем! Без әле генә икенче бала планнаштырмаган иде, әмма Аллаһы Тәгалә шулай теләгән. Сафия кечкенә бит әле дип, йөклелектән баш тарту уе булмады. Аның зур гөнаһ икәнен аңлыйбыз.

Элегрәк мин балалар арасында шактый вакыт булырга тиеш дип саный идем. Ким дигәндә - 3-4 яшь. Хәзер башкача уйлыйм: алар кечкенәдән бергә үсәргә, бергә уйнарна тиеш. Яшь аермасы азрак булган саен яхшырак.

- Кем тууын телисең?

- Әлбәттә, сау-сәламәт бала тууын. Индираның хәле яхшы булсын.

Беренчегә бәби көткәндә мин бик нык кыз булуын теләдем. Ул вакытта малай турында уй да юк иде. Ә хәзер малай булса әйбәт булыр иде дим, тулы комплект булсын (көлә). Индира ягында гел кызлар. Шуңа күрә, аның геннары көчле булса, кыз булуы да ихтимал. Әмма мин кемгә дә шат.

Баланың җенесен хәбәр итүне без олы бер бәйрәм итеп уздырырга телибез. Кафеда туганнар, дуслар белән бергәләп яки шар шартлатабыз, яисә торт кисәбез. Алар эчендәге төс - ал яисә зәңгәр - кем туасын аңлатачак. Америкадан килгән бәйрәм бу, хәзер бездә дә бик популяр.

- Рөстәм, бүгенге көндә кайда яшисез?

- Чакмагыш белән Уфа арасында йөрибез. Август ахырында башкалага күченербез дип уйлыйм, фатирда ремонт бетеп килә.

- Блогерлык белән шөгыльләнәсең. Эшең үзеңә ошыймы?

- Әйе, әлбәттә! Андагы минем язылучыларым - икенче гаиләм. Нинди генә юл сайласам да, нәрсә генә эшләсәм дә - алар һәрчак минем яклы. Кайгырсам - минем белән кайгырылар, шатлансам - минем белән шатланалар.

- Ә хейтерларың бармы?

- Әйе, һәркемдә бар алар. "Инвалидлыгыңны шәп кулланасың", - дип язалар. Күрәсең, алар аяклы булып, бәхетле түгел, ә минем сәламәт булмыйча бәхетле булуны күрү алар өчен кыен. Көнләшәләр. Әмма "Син - молодец!" кебек комментарийлар арасында андыйлары да булырга тиеш. Үпкәләмим. Ачу тотмыйм. Мин - бәхетле! 4 ел аяксыз мин, әмма шушы 4 елның бер генә көнен дә тормышка үкенеп уздырганым юк. Ходаема шөкер!

Язмага реакция белдерегез

36

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэхетле булыгыз

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец

      Мөһим

      loading