16+

“Рубин” футбол клубы Илья Самошников белән килешү төзеде

Яңа тренер билгеләнгәннән соң бу – Казанга килгән икенче уенчы.

“Рубин” футбол клубы Илья Самошников белән килешү төзеде

Яңа тренер билгеләнгәннән соң бу – Казанга килгән икенче уенчы.

Казанның “Рубин” футбол клубы Илья Самошников белән килешү төзеде. Бу хакта клубның матбугат хезмәтеннән җиткерделәр. 22 яшьлек футболчы сакчы һәм ярымсакчы позицияләрендә чыгыш ясый.

Илья Самошников Мәскәүдә туган. Моңа кадәр башкаланың  “Велес” һәм “Арарат”, Ярославльнең “Шинник” командалары өчен уйнады. 2019 елның июленнән Мәскәүдә “Торпедо” командасы составында уйнап, ФНЛда 22 матчта 1 гол һәм голга китергән 5 нәтиҗәле пас бирде.

Яңа тренер билгеләнгәннән соң бу – Казанга килгән икенче уенчы. Моңа кадәр “Рубин” 20 яшьлек һөҗүмче Иван Игнатьев белән килешү төзегән иде.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading