16+

«Рубин»: әкият тәмам?

Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының чираттагы тур очрашуында оттырып кына калмады, ә тар-мар ителде. “Зенит” яки “Локомотив” тарафыннан түгел, иң соңгы урында баручы командадан.

«Рубин»: әкият тәмам?

Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының чираттагы тур очрашуында оттырып кына калмады, ә тар-мар ителде. “Зенит” яки “Локомотив” тарафыннан түгел, иң соңгы урында баручы командадан.

“Сочи” әлеге тур алдыннан турнир таблицасында иң соңгы урында бара иде. Россия футболында әле яңа гына барлыкка килгән команда составында узган елларда гына Казанда чыгыш ясаган уенчылар да күп: Джанаев, Цаллагов, Кудряшов, Нобоа, Полоз, Нәбиуллин... Ярты команда дигән сүз бу. Шунысы да бар, “Рубин” капкасына кергән өч тупның икесе экс-казанлылар исәбендә. Кызык: Федор Кудряшов Россия чемпионатларында 200дән артык уенда катнашкан һәм... икенче тубын гына кертә алган.

Ә бит уен Казанда үтте. Үз тамашачыларың алдында шундый үкенечле җиңелүгә дучар булу тагын да күңелләрне төшерә...

Киләсе очрашуны "Рубин" 15 сентябрьдә "Оренбург"ка каршы уздырачак.

«Рубин» (Казан) – «Сочи» – 0:3 (0:1)
0:1 – Цаллагов, 22
0:2 – Кудряшов, 52
0:3 – Карапетян, 90+4
«Рубин»: Дюпин, Данченко, Уремович, Сорокин, Степанов, Кварацхелия, Давиташвили, Макаров, Коновалов, Башкиров (Микелтадзе, 76), Марков (Кьяртанссон, 55).
«Сочи»: Джанаев, Цаллагов, Кудряшов, Калугин, Лагатор, Бурмистров, Мостовой (Померко, 73), Нобоа, Юрганов, Полоз (Набиуллин, 66), Заболотный (Карапетян, 78).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Акчасын барыбер тулилэр.Ник уйнап азапланырга инде

    Мөһим

    loading