16+

«Рубин»нан без көткән футбол булды!

«Алга! Без моны эшләдек. Гол керттек һәм артка бер адым да ясамадык, бары тик алга. Ике уенга без тулы диярлек стадион җыйдык. Сез җыйдыгыз. Һәм моны сакларга кирәк.

«Алга! Без моны эшләдек. Гол керттек һәм артка бер адым да ясамадык, бары тик алга. Ике уенга без тулы диярлек стадион җыйдык. Сез җыйдыгыз. Һәм моны сакларга кирәк.

Бу бик шәп, рәхмәт!..» Роман Шароновның футболчылар алдында уеннан соң ясаган чыгышы шулайрак булды. Казан бу юлы Грозныйны буйсындырды: «Рубин» – «Ахмат» – 1:0.

Өметле состав

Ишегалдында туп тибүче, йә булмаса футбол түгәрәгенә йөрүче Казан малайлары арасында бу көннән Давиташвили, Кварацхелия, Кьяртанссон дип язылган футболка киючеләре күзгә күренеп артса, кайберләре сандыктан заманында әтиләре киеп йөргән Шаронов исеме төшерелгән киемнәр дә табып алса, гаҗәпләнмәссез. «Рубин»ның үсеп килүче җанатарлары булыр алар. Беренчеләре дүшәмбе кичендә Үзәк стадионга килгән 11 меңнән артык тамашачыны, матчны телевизор экраннары аша караган меңәрләгән кешене үз уеннары белән әсир итсә, соңгысы шулар белән нәтиҗәле рәвештә идарә итү сәләтенә ия булуы белән шаккатыра алды.
Нәтиҗәләр ясарга иртәрәк әле, билгеле. Чемпионатның уннан бер өлешен генә уздык. Әмма инде бүген үк «Рубин»ның кыйбласы анык – команда һөҗүмле футбол аша нәтиҗә ясарга тырыша. Күзләре янып тора уенчыларның. Аларга үзләрен күрсәтергә, составка юкка гына эләкмәүләрен исбатларга кирәк. Чөнки яшьләре шундый – Казан өчен бүген 18-19 яшьлек футболчылар да туп тибә. «Ахмат»ка каршы уенда, капкачы Юрий Дюпинны исәпкә алмаганда, бер генә футболчының да яше 30га җитмәгән иде. Ә андыйларны «өстерәргә» кирәкми, көндәшенең кайчан «балагына ябышасын» үзләре дә шәп белә.

Бердыев китсә дә...

Тамашачыга шул гына кирәк тә: уен мавыктыргыч барганда бик теләп футболчыларны һәрчак алга куа, кырдагы уникенче уенчы ролен шәп башкара. Тамашачы димәктән, уенның кызган бер мәлендә операторлар стадиондагы зур экранга «Рубин»ның тугры җанатарлары – һәрчак милли киемнәр йөрүче ике төрекмән кешесен чыгарып алды. «Болар Корбан Бердыевның киткәнен белми мәллә?» – дип әйтеп куйды янәшәдәге бер тамашачы. «Алар испан тренеры вакытында да «Рубин»ны ташламады», – дип төзәтте аны янәшәсендәге.

«Рубин»ның яхшы уены өчен бүген нәкъ менә шундый җанатарлар кирәк тә. Мәскәүдәге ике уеныннан соң «Рубин» шундыйларны кабат уята, ә «Ахмат» белән очрашуда тагын да дәртләндерә алды.
...Корбан Бердыев димәктән, аны якын арада Мәскәү командаларының берсенә баш тренер итеп билгеләнә дигән сүзләр йөри. Ничек кенә булмасын, Казанда онытмаслар үзен. Җанатарлары арасында Роман Шароновны аның шәкерте, юлын дәвам итүче буларак бәяләүчеләр дә бар. Тренер буларак формалашуында остазның өлеше юк түгелдер анысы. Әмма журналистларның, Корбан Бердыев конспектлары буенча эш итү-итмәве турындагы соравына яшь остаз: «Үз философиямә һәм аңлауларыма нигезләнәм», – дип җавап бирде. Бүген аның философиясе уңыш китерә алуы бәхәссез.

Җиңү өчен бер гол җитә

«Ахмат»ка каршы уен ике якның да гол кертү мөмкинлекләренә бай булды: уен җебен беренче минуттан ук үз кулларына алган «Рубин» даими рәвештә һөҗүмгә ыргылса да, яшьлекнең тиз хаталанырга сәләтле булуын да күрдек – көндәшләрнең каршы һөҗүмнәре шактый куркыныч тудырды. Голны исә 73нче минутта гына күрдек: тәнәфестән соң уенга чыккан Исландия һөҗүмчесе Видар Кьяртанссон керткән гол «Рубин»га 3 очко китерде. Ә матчның иң яхшы уенчысы булып Грузия футболчысы 18 яшьлек Зурико Давиташвили танылды.

Чемпионатта җиңелмәгән өч кенә команда калды. Очко югалтмаган «Зенит» – беренче, «Ростов» – икенче урында. Әлеге җиңүдән соң «Рубин» 7 очко белән өченче урынга күтәрелде. Аннан алда бара торган «Ростов» исәбендә дә шуның кадәр үк очко бар. Чагыштыру өчен тагын бер факт: «Рубин»ның 2010 елдан соң өч турда аның кадәр очко җыйганы юк иде.
Игътибар иттегез микән, бу сезонда «Рубин» уен саен бер генә гол кертә. ЦСКАга каршы сынау алдыннан шунысы шомландыра. Бу хакта баш тренерга да сорау бирелде.

– Без яхшы көндәшләргә каршы уйнадык бит. Сүз дә юк, без күбрәк кертергә телибез. Бу проблеманы хәл итү юнәлешендә эшләргә кирәк, – диде Эдуардо Докампо (Шароновның лицензиясе булмау сәбәпле, әлеге вазифаны ул башкара. – «ШК»). – Ә «Ахмат»ка каршы уенга килгәндә, үзебездәге беренче уенга нык­лап әзерләндек. Көндәшнең сакчыл уен күрсәтәчәген дә белдек. Өстенлек бездә иде. Гол керттек һәм уенны җиңү белән төгәлләдек. Грузин уенчыларына нинди бәя бирәмме? Уенчыларны аерырга кирәкми, без – команда, без – «Рубин»! Барыбыз бергә җиңүгә омтылабыз.

...Үз уеныңа бәя бирәсең килсә, көндәшеңне тыңла, диләр. Тәҗрибәле остаз, «Ахмат»ның баш тренеры Рәшит Рәхимов үз уенчыларының нык хаталануын билгеләп үтте.

– Гол кертергә кирәк иде. Беренче таймда шактый мөмкинлекләр тудырсак та, гол кертә алмадык. Кызганыч, мөмкинлекләрне файдалана белмибез. Мәгънәсез хаталар җибәрәбез, тупны югалтабыз. Голны үзебез керттерәбез.
4 августта Казанга ЦСКА килә. Үзәк стадионда ни буласын чамалыйсызмы? Күңел аншлаг һәм шәп уенның дәвамын көтә.

Сабир Закиров

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading