16+

Руль артындагы исереккә сез нинди мөнәсәбәттә?

Руслан Сабиров, инспектор:

Руслан Сабиров, инспектор:

– Юл иминлеге автоинспекция өчен генә түгел бит ул, ә барыбызга да кирәк. Руль артына исерек килеш утыру гадәтен, гомумән, бетерү зарур. Салонда – балалар, юлда – балалар. Машинада әйләнеп каплану яки кешеләр өстенә барып керү өчен секундлар да җитә. Спиртлы эчемлек кулланган кешенең хәрәкәте авырлаша, ул хәлне контрольдә тота алмый башлый. Бәйрәм иттең икән инде, машинаңны кабызма, такси чакырт. Хәзер такси хезмәте авылыңа да шундук килеп җитә.

Чулпан Гарифуллина, студент:

– Бер ел элек, шоферның исерек булуы сәбәпле, дустыбыз һәлак булды. Әле япь-яшь, сау-сәламәт егет иде ул. Сөйгән кызы да шул ук машинада булган, аңа инде әллә ничә операция ясадылар. Шундый чибәр, акыллы кыз инвалид булып калды. Бу фаҗигадән соң рульдәге кешенең никадәр җаваплы булырга тиеш­леген аңладым. Кемнеңдер ялгыш адымы башкаларның гомерен өзәргә мөмкин. Татарстанда узган ел юл аварияләрендә 367 кешенең гомере өзелгән.

Сәрия Гыйлемҗанова, медицина хезмәткәре:

– Спиртлы эчемлек һәм наркотик матдәләр кеше организмына төрлечә тәэсир итә. Алкоголь ми күзәнәкләрен томалый, эшчәнлеген акрынайта. Шул сәбәпле кеше чынбарлыкка төгәл һәм җитез бәя бирә алмый башлый. Үзен сәламәт тойган кешенең дә спиртлы эчемлек кулланганнан соң йөрәге туктарга мөмкин. Һава җитмәүдән һәм тын юллары параличланудан аңны югалту да ихтимал. Руль артына ­утырганчы, кеше шушыларны исенә төшерсен иде.

Мария Рудакова, фотограф:

– Транспорт чараларын идарә итүдән бик куркам. Таныклык өчен укымадым һәм укырга да җыенмыйм. Җиңел автомобильгә яки автобуска утырам икән, димәк, үз гомеремне кемгәдер ышанып тапшырам. Руль артына спиртлы эчемлек кулланып утырган кеше – җинаятьче ул. Кеше үзе турында уйламый, үз гомеренә төкереп карый икән инде, башкаларның монда ни гаебе бар? Автобус йөртүчеләргә таләп аеруча каты булсын иде, автобуста йөзләгән пассажир бара лабаса.

Линар Фәрхетдинов, журналист:

– Транспорт чараларын спиртлы эчемлек яки наркотик матдә кулланып идарә иткән кешенең танык­лыгын берничә елга гына түгел, гомерлеккә алырга кирәк дип саныйм. Юл-транспорт һәлакәте ясаса да, ясамаса да. Чөнки руль артындагы исерек кеше ул барыбер авария китереп чыгарачак. Спиртлы эчемлекләр белән мавыкмау хәерле. Беренчедән, сәламәтлеккә зыян, икенчедән, җинаятьләрнең күбесе эчүчелектән килеп чыга.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading