Марий Элда чыгып килә торган “Безнең тормыш” һәм “Якташлар” газеталары баш мөхәррире Фәнил Мусин да үзләрендәге татарларның саны кимүне яшьләрнең зур шәһәрләргә күчеп китүе белән бәйләп карый.
Скопировать ссылку
Марий Элда чыгып килә торган “Безнең тормыш” һәм “Якташлар” газеталары баш мөхәррире Фәнил Мусин да үзләрендәге татарларның саны кимүне яшьләрнең зур шәһәрләргә күчеп китүе белән бәйләп карый.
– Россия күләмендә алганда, 16,5 миллион кеше үзенең милләтен күрсәтмәгән. Алар арасында татарлар 1-2 миллионны тәшкил итә дип уйлыйм. Марий Эл Республикасына килгәндә, 2010 елда бездә 38 мең татар булса, соңгы халык исәбен алу кампаниясендә 29 мең калган. Мин моны яшьләрнең Казанга китүләре белән бәйле дип уйлыйм. Ассимиляция бездә юк. Әмма катнаш гаиләләр бар. Рус кешесенә кияүгә чыккан татар кызының балалары да рус булып языла инде ул, – ди Фәнил Мусин.
Комментарийлар