16+

Руска кияүгә чыгыйммы икән?

Беренче ирем татар иде. Аның белән озак яши алмадык. Ул эчте, мине гел кыйнады. Аерыштык. Хәзер тормышымда тагын берәү очрады.

Беренче ирем татар иде. Аның белән озак яши алмадык. Ул эчте, мине гел кыйнады. Аерыштык. Хәзер тормышымда тагын берәү очрады.

Акыллы, ягымлы, игътибарлы, ләкин рус милләтеннән. Әти-әнием бу хакта белүгә: “Уйлама да, әгәр руска кияүгә чыксаң, сезгә кунакка да килмибез”, – диделәр. Бер яктан караганда, ул кеше белән мин яшәячәкмен бит инде, әти-әни фикеренә колак салмасам да була кебек. Миңа инде 48 яшь. Ир эзләп йөри торган чагым түгел. Ә икенче яктан, өенең һәр почмагына диярлек тәре, иконаларын тезеп чыккан. Миңа андый мохиттә бик авыр. Минем үз динемне тотуыма каршы түгел үзе. Намазга бассам да, Коръән укысам да бер сүз әйтмәячәк. Тик бер гаиләдә ике төрле дин белән яшәп буламы икән? Нишләргә дә белмим. Миңа киңәш бирсәгез иде.

Исемем редакция өчен генә.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    узенэ кыен эзлэп йормэ тынычлык кыймэтерэк.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем иптәш кызым урыс малае белән тораУртак баласы бар.Беренче иреннән булган малаена булышып торалар.Татар авылында җәйлеккә бик әйбәт йорт төзеделәр.Һәр елны мәрхүмнәнәргә дога укыта.Ире урыс булсада, түбәтәй киеп, сәдакалар өләшә.Дөрес өендә, ире үз динен тотсада, иконалар юк. Барлык йорт эшләрендә булыша.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Әйтергә оныттым, иптәш кызым гына түгел, үз сеңлем дә урыста ирдә.Татар ирләре белән торучыларга караганда, ничәләп әйбәтрәк тора.Ире үз динен тотсада, иконалары юк.Сеңлем үз динебезне тота.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Яхшы кеше гел очрап тормый, бер -береңне хөрмәт итеп, бер-береңнең динен хөрмәт итеп, рәхәтләнеп яшәгез!!! Әти - әниеңә дә яхшы кеше тора башлагач ошар...Татар кешесенең дә төллесе бар: "Мин - мөселман!",- диеп үзе күкрәк кага, үзе аракы эчеп семьясына тыныч бирми,.. Әйтәчәк сүзем шул: беркемне дә тыңламагыз, йөрәк ничек куша - шулай эшләгез! Бәхетле булыгыз!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кызым минем бердэнберем кызым беркем бэлен Дэ йормэгез Бер тапкыр Дискотекага барды хем шунда рус егетен гашыйк булып кулын сорарга да килделэр каршы тоште конечно лэкин кызым Эни мин Аны яратам диде ризалаштым инде нишлим 15 ел Гомер узды яхшы торалар хормэт итеп барыбызнын да мин БИК шат ике балалары усеп килэ берсе кияу узе безнен диндэ булсын диде икенче Кызын шыпырт кына алып бардык муллага остэл яныннан Аллах эппер дип торып китэлэр бар да яхшы аллагащокер хезер элеккеге кебек каты тугел инде диннэр эчтэ кайвакыт уйлап сызылып китэ инде конечно танышымнын кызы ручка чыкты рус исеме куштан тэре танып йори мэне шунсыз авыр инде анын бэзнен аллагащокер ходай кичер кеше утереп йормибез Бер танышымнын малае рус кызы бэлен йоргэн энисе Бер ай тукып елап аерды буген Дэ ойлэнмэген белмим авыр тема бу лэкин Балалар яхшы торгач мин бэхетле алдагы татары да русныкы да эрмэннеке Дэ билгесе

            Мөһим

            loading