Тел – кешеләрнең үзара аралашуының, бер-берсенә мәгълүматлар тапшыруының төп коралы. Ләкин телнең вазифалары моның белән генә чикләнми.
Һәр халыкның туган телендә аның үзенә генә хас табигате, үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре чагылыш таба, рухи байлыклары – мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты, тарихы саклана һәм үстерелә. Бөек рус педагогы Константин Ушинскийның гыйбрәтле сүзләре аеруча игътибарга лаек: «Халыкның бар нәрсәсен алып бетерсәң дә, ул аның бөтенесен дә кире кайтарырга мөмкин, әмма аның телен юкка чыгарсаң, ул инде аны беркайчан да яңадан булдыра алмаячак; халык хәтта яңа ватанын да төзергә мөмкин, ләкин телен башка бервакытта да барлыкка китерә алмаячак; халыкның теле бетсә, ул үзе дә үлә...».
Россия дәүләтендәге һәм башка кайбер илләрдәге милли телләрнең драматик язмышын, дөньядагы йөзләрчә, меңнәрчә халыкларның, этник төркемнәрнең телләре бетә баруга дучар ителгәнлеген истә тотып, зур абруйлы бөтендөнья оешмасы ЮНЕСКО 2000 елдан алып 21 февраль көнен Халыкара туган тел көне итеп билгеләп үтәргә дигән карар кабул итте. Һәм шушы датага бәйле рәвештә һәр елны бөтен дөньяда бетүгә йөз тоткан телләрне саклап калырга, үстерергә ярдәм итүгә юнәлтелгән әһәмиятле чаралар күрелә, андый телләрнең ияләре яшәгән дәүләтләргә, аларның җитәкчеләренә бу мәсьәләдә эшлекле тәкъдимнәр ясала, кыскасы, күп халыкларның туган телләре проблемасына дөнья җәмәгатьчелегенең игътибары юнәлтелә.
Соңгы елларда Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү безнең республикада да гадәткә кереп бара.Туган телебезнең дәрәҗәсен күтәрү, аны татарларның камил белүенә, дөрес куллануына ирешү өчен, безнең әле моңарчы файдаланылмаган нинди мөминлекләребез бар һәм тиз арада ниләр эшләргә кирәк соң?
Беренчедән, Россия Конституциясенең «Россия Федерациясе үзенең барлык халыкларына да туган телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү хокукын гарантияли» дигән 68нче маддәсенә, шулай ук Татарстан Конституциясенә һәм Татарстан халыклары телләре турындагы законга нигезләнеп, соңгы елларда Россия хөкүмәтенең татар телен өйрәнүне һәм куллануны чикли торган карарларына һәм күрсәтмәләренә тиешле үзгәреш кертүгә ирешеп, телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерүне яхшыртуга юнәлтелгән конкрет чаралар күрергә кирәк. Бу бурычны гамәлгә ашыру эшенең башында Татарстанның парламенты – Дәүләт Советы торырга тиеш: аның төп вазифасы – республика халкы өчен әһәмиятле заоннар чыгарып, аларның хөкүмәт тарафыннан үтәлүенә ирешү.
Беренче чиратта татар мәктәпләрен тәмамлаучылардан чыгарылыш имтиханнарын рус телендә тапшыру турындагы хурлыклы күрсәтмәдән котылу зарур. Татар мәктәпләрендә ничек укыту, нинди имтиханнар бирү һәм башка гамәлләр башкару тәртибен билгеләү – Татарстан мәгариф министрлыгы вазифасы. Милли мәктәпләрдә нинди телдә укыту һәм туган телләрне ничек өйрәтү Мәскәү карамагындагы эш булырга тиеш түгел. Татар мәктәбен тәмамлаучы егет һәм кызлар, башка фәннәрне, шул исәптән рус телен дә яхшы белү белән беррәттән, туган телләрен дә яхшы итеп үзләштергән булырга һәм бу белемнәрен чыгарылыш дәүләт имтиханнарында объектив һәм тулы күрсәтергә тиеш.
Сер түгел: совет власте елларында да, аннан соңгы чорда да мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укытуга игътибар һәрвакыт башка фәннәрне укытуга бирелгәннән кимрәк булып килде. Татарстан Республикасындагы уку йортларында татар телен һәм әдәбиятын укыту беренче пландагы эш, изге гамәл булырга тиеш ләбаса. Безнең телебез – татар халкының, татар милләтенең беренче билгесе бит ул. Телебезне ныклап өйрәнү, яхшы итеп белү – һәр татар кешесенең изге бурычы.
Яшь буынга туган телебезне өйрәтү эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен, хәзер бик әһәмиятле бер шартны үтәү – тел укыту һәм өйрәтүнең заманча дөрес методларын һәм алымнарын куллану зарур. Бу мәсьәләдә безнең Татарстан мәктәпләрендә тел өйрәтүне бик нык тоткарлый торган бер җитди проблема бар. Бу – мәктәптә татар телен, нигездә, күптәнге традицион метод – беренче чиратта телнең грамматик төзелешен өйрәтү, кагыйдәләр ятлату, күнегүләр эшләтү методы белән укыту. Мондый метод белән мавыгып, телнең практик кулланылышы үзенчәлекләрен үзләштерүгә игътибарны киметү укучыларга туган телләрендә тиешле дәрәҗәдә матур, аһәңле, иркен, ачык аңлаешлы, дөрес итеп сөйләргә һәм язарга өйрәтүгә комачаулый. Бу күренеш татар мәктәпләрендә укучыларга туган телләрен укытуга да, рус мәктәпләрендә татар телен өйрәтүгә дә хас.
Хәзерге вакытта милләттәшләребезнең күбесенең, иҗтимагый аудиторияләрдә, радио-телевидение тапшыруларында татарча чыгыш ясаганда, дөрес, иркен сөйли алмавы, татар телендәге матбугат материалларында әдәби тел кагыйдәләренең (нормаларының) шактый нык бозылуы – гадәти күренеш. Бу, беренчедән, гаиләдә ата-аналарның балаларын туган телләрендә тәрбияли алмаулары нәтиҗәсе булса, икенчедән, укытучыларның мәктәпләрдә татар телен тиешле методика белән өйрәтә белмәүләреннән килә. Әлбәттә, ихтимал, моның башка сәбәпләре дә бардыр, әмма хәлиткечләре шушылар.
Татар телен нәтиҗәле укыта алмау бигрәк тә рус мәктәпләренә хас. Бу мәсьәләдә инде чирек гасыр буена кеше ышанмаслык хәл хөкем сөрде: укучылар, 11 ел буена татар теленнән һәм әдәбиятыннан меңнәрчә сәгатьләр сабак алып та, бу телдә иркен сөйли, сөйләшә, дөрес итеп яза алмыйлар. Өйләрендә татарчага ата-аналары, әби-бабайлары өйрәткән укучылар бу исәпкә керми, әлбәттә. Ләкин андыйлар бик аз гына.
Мондый парадоксаль күренешнең төп сәбәбе укыту программаларының, дәреслекләрнең һәм укыту процессының коммуникатив методика – телне практик яктан аралашу чарасы буларак кулланырга өйрәтү методына нигезләнгән булмавы.Ситуациянең нормаль түгеллеген күрү өчен, рус мәктәпләре өчен чыгарылган татар теле дәреслекләренә күз салу гына да җитә. Алардагы теоретик материалларның, күнегүләрнең һәм биремнәрнең катлаулыгына һәм күплегенә таң каласың. Өйгә бирелгән эшләрнең күбесенчә укучыларның ата-аналары, әби-бабайлары,туган-тумачалары һәм күрше-күләннәре тарафыннан башкарылып килгәнлеге күптән инде беркем өчен дә сер түгел.
Соңгы вакытта Россия Президенты күрсәтмәсе буенча республикалардагы милли телләрне дәүләт телләре буларак мәҗбүри укытуны туктатып, туган телләрне укучыларга бары тик аларның ата-аналары теләге белән, ягъни факультатив нигездә өйрәтү тәртибе республикабызның рус мәктәпләрендә татар телен укытуны яңа шартларда һәм яңача оештыруны таләп итә. Димәк, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгына, шулай ук шәһәр, район мәгариф бүлекләренә татар телен укытуның яңа системасын булдырырга, татар теле укытучыларына исә эш алымнарын тамырдан үзгәртергә туры киләчәк.
Бу мәсьәләдә башта ук шуны истә тоту мөһим: татар телен укыту бурычларын яңа шартларда, ягъни укучыларның бу предмет дәресләренә ирекле йөрүе шартларында гамәлгә ашыру, мәҗбүри өйрәтү системасындагыга караганда күп катлаулырак булачак. Моннан ары инде укытучы дәрескә, элекке кебек, класс тулы балалар утырыр дип ышанып, тыныч кына килә алмаячак. Аның төп борчу-мәшәкате укучыларны татар теле дәресләренә җәлеп итү булачак. Укучыларга татар теле дәресләренә йөрү ихтыяҗын аңлату эшен балаларның үзләре белән дә, ата-аналары белән дә башкарырга туры киләчәк.
Аңлашыла ки, факультатив татар теле дәресләренә укучылар туплау укытучы бу эшне бөтен күңелен салып эшләгәндә, татар телен белүнең зур өстенлекләрен гыйбрәтле, кызыклы фактларга һәм мәгълүматларга таянып аңлата алганда гына уңышка ирешәчәк. Бу хакта исә информация җитәрлек. Мәсәлән, Лев Толстой, Николай Чернышевский кебек бөек фикер ияләре татарча белгәннәр. ХIХ гасырда безнең Казан шәһәрендә яшәгән зур немец галиме һәм врачы, университет ректоры Карл Фукс татарлар белән аларның үз телләрендә аралашкан, күренекле шагыйрь һәм композиторлар Лоренс Блинов һәм Владимир Изергин, Татарстанның мәгълүм телевидение журналисты, Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Второв татарча яхшы беләләр. Мондый мисалларны тагын да китерергә мөмкин.
Рус мәктәпләрендә татар телен укучыларга факультатив өйрәтү белән шөгыльләнүче укытучыларның эше икътисад өлкәсендәге базар мөнәсәбәтләре шартларында эшләүчеләрнеке кебегрәк булачак. Татар телен факультатив нигездә иң яхшы, иң тырыш педагоглар гына нәтиҗәле итеп укыта алачак. Элекке методлар, адәм аңламаслык биремнәр белән балаларның башларын катырып, алардан телне бөтенләй белмәгән килеш сочинение, диктантлар яздырту, өйгә укучылар үзләре түгел, ата-аналары, әби-бабайлары да төшенмәслек эшләр биреп җибәрү кебек гайре табигый укыту алымнары белән эшләү мөмкин булмаячак. Татар телен факультатив нигездә өйрәтү укытучылардан фидакарьләрчә, алдынгы метод белән, нәтиҗәле итеп эшләүне, даими рәвештә белемнәрен камилләштереп торуларын таләп итәчәк.
Безнең республикада татар телен өйрәтүгә бәйләнешле тагын бер бик әһәмиятле проблема бар. Сүз татар мәктәпләренең саны кими баруны туктату һәм ул мәктәпләрдә туган тел укытуның сыйфатын яхшырту кирәклеге турында бара. Мәгълүм булганча, соңгы елларда Татарстанда, оптимизация дигән нәрсә үткәрү аркасында, татар телендә укыта торган гомум белем бирү уку йортларының саны нык кимеде.
Татар мәктәпләрен саклау һәм җәелдерү бурычын уңышлы хәл итү өчен төп шарт – аларның укытучыларының сыйфаты буенча да, укыту методлары, материаль базалары һәм башка яклары буенча иң абруйлы, иң яхшы, үрнәк уку йортлары булуы. Мондый мәктәпләр булдыру, әлбәттә, республика бюджетыннан өстәмә чыгымнар таләп итәр. Әмма Татарстанның икътисади хәле башка регионнарныкына караганда яхшырак, шулай булгач, бик тырышканда, мондый изге эш өчен күпмедер финанс мөмкинлекләрен табып булыр иде.
Рүзәл ЮСУПОВ, Татарстан фәннәр академиясе академигы.
Комментарийлар
0
0
Всятбеда в том,что татар теле авылдан чыгып киткеч сина уже кирекми,выедешь изиТатарстана за двадцать км,все,с кем ты будешь разговаривать на своем родном языке?Без отличного знания русского языка можешь работать только дворником и то не везде,в татарском языке столько русских слов,,просто поразительно.Конечно,свой родной язык надо уважать,но без русского языка ни туды и не сюды!
0
0