16+

Рүзәл Юсупов: «Нигә без бик талымсыз булып барабыз?»

«Талымсыз» сүзе, гадәттә, ризыкны яки башка төрле нәрсәләрне сайлап тормау, әрсезлек, принципсызлык мәгънәләрендә кулланыла. Бу язмада исә сүз мәдәният, әдәбият, сәнгать әсәрләренең һәм күренешләренең, матбугат материалларының, радио-телевидение тапшыруларының, ягъни рухи азыкның нигезен тәшкил иткән телебезгә карата талымсызлык турында бара.

Рүзәл Юсупов: «Нигә без бик талымсыз булып барабыз?»

«Талымсыз» сүзе, гадәттә, ризыкны яки башка төрле нәрсәләрне сайлап тормау, әрсезлек, принципсызлык мәгънәләрендә кулланыла. Бу язмада исә сүз мәдәният, әдәбият, сәнгать әсәрләренең һәм күренешләренең, матбугат материалларының, радио-телевидение тапшыруларының, ягъни рухи азыкның нигезен тәшкил иткән телебезгә карата талымсызлык турында бара.

Соңгы елларда татар телен кулланудагы җавапсызлык, битарафлык һәм илтифатсызлык күренешләренең арта баруына тыныч кына карап тору мөмкин түгел. Радио-телевидениедә, сәхнәләрдә сөйләүче һәм җырлаучыларның, газета-журналларда язучыларның телебезне тупас бозуларын күреп, йөрәк әрни, кәеф кырыла.
Татарча ярым-йорты гына белгән кешеләрнең, эфирга чыгып, телне ватып-җимереп сөйләүләре гадәти күренешкә әверелә бара. Ул гына да түгел, тапшыруларны алып баручыларның да татар теле авазларын дөрес әйтә алмаган, сөйләмнең табигый интонациясен, сүзләрнең басымын куя белмәгәннәре шактый. Мәсәлән, радио-телевидениедә сөйләүчеләрнең күбесе һ авазы урынына х авазын куллана (һәм-хәм, шәһәр-шәхәр, әһәмият-әхәмият һ.б.), калын к-г авазларын нечкә к-г белән алмаштыралар, э хәрефе белән белдерелә торган һәмзә авазын кыска и(й) белән әйтүчеләр (тәэмин- тәймин) бар.
Нигә җавапсызлык, нигә башбаштаклык хөкем сөрә бүген татар телевидениесендә?! Татарча дөрес сөйли белмәгән кешеләрне ник катнаштыралар тапшыруларда, әдәби телне камил белмәгән журналистларны – тапшыруны әзерләүчеләрне, алып баручыларны нигә эшләтәләр анда?! Хезмәткәрләрне эшкә татарча белем дәрәҗәләрен тикшереп-сөйләтеп, яздырып карап алырга кирәктер ләбаса. Телевидение теле дөрес әдәби тел, үрнәк тел булырга тиеш бит.
Радио теленә дә таләпләр шундый ук. Хәлбуки, анда да, бигрәк тә хосусый радио каналларындагы тапшыруларда, телне ватып-җимереп сөйләүчеләр аз түгел. Димәк, монда да телнең сыйфатын кайгыртучы, моның өчен җаваплы кешеләр юк.

Телебезнең дөрес, камил булып саклану-сакланмавында матбугатның роле зур. Республикабызда чыгып килгән дистәләрчә исемдәге татарча газеталарны күп меңнәрчә кешеләр укып бара. Һәм укучылар, матбугат теленә дөрес, әдәби тел дип карарга күнеккән булганлыктан, алар газета телендәге ялгышларны да дөрес дип кабул итеп, аларны үзләренең телдән һәм язма сөйләмнәрендә үзләштерергә мөмкин. Менә шуңа күрә газета-журналларның чын, саф татарча телдә чыгуы аеруча мөһим. Әмма шунысы үкенечле: журналистларның күбесе өчен телнең сыйфаты беренче планда тормый, алар төп бурыч кызыклы, мавыктыргыч һәм әһәмиятле информация, мәгълүмат, яңалык бирү дип саный булса кирәк. Бүгенге көндә чыккан газеталар телендә тупас ялгышларның күп булуы шундый фикергә китерә. Бу уңайдан шуны искәртү урынлы булыр: матбугат телендәге ялгышлар күпкә китсә, беренчедән, алар анда басылган материалларның укучыга тәэсир итү көчен, үтемлелек дәрәҗәсен киметә, икенчедән, укучының, бигрәк тә яшьләрнең, дөрес, әдәби телне үзләштерүенә комачаулый.

Тел хаталарының күбесе сүзләрнең үз мәгънәләрендә кулланылмавына, икенче төрле әйткәндә, ялгыш мәгънәләрдә кулланылуына карый. Тел гыйлемендә бу күренеш сөйләмдә сүзләрнең үзара мәгънәле бәйләнеше кагыйдәләре (нормалары) бозылу дип атала. Мәсәлән, туган сүзе, йорт, авыл, җир, ил, тел кебек сүзләр белән мәгънә бәйләнешенә кереп, табигый әйтелмәләр тәшкил итә: туган йортым, туган авылым, туган җирем, туган илем, туган телем. Шул ук вакытта туган, газетада язылганча, әдәбият сүзе белән табигый бәйләнешкә керә алмый: туган әдәбият дип әйтелми. Әдәбият сүзе милләт, халык исеме белән бергә килеп, әйтелмә төзи: татар әдәбияты, рус әдәбияты һ.б. Бер газета язганча, туган халкым дип әйтү дә татарча дөрес үк түгел: чын татарча – халкым гына (туган сүзе артык).
Үсү сүзе, гадәттә, кешеләр, хайваннар, кош-кортлар, бөҗәкләр, үсемлекләр кебек нәрсәләрнең исемнәре белән мәгънәле бәйләнешкә кереп, табигый тәгъбирләр тәшкил итә (кеше, хайваннар, үсемлекләр һ.б. үсә), әмма, предмет атамалары һәм абстракт исемнәр белән бергә килеп, әйтелмә төзи алмый. Йорт үсә, авыл үсә, шәһәр үсә, ил үсә, шатлык үсә һ.б.ш. дип әйтеп булмый: йорт төзелә, җитештерелә, салына, күтәрелә һ.б.; авыл зурая, төзекләндерелә, матурая һ.б.; шәһәр киңәя, зурая, җәелә, ямьләнә һ.б.; ил алга бара, ныгый, яхшыра һ.б.; шатлык арта һ.б. Ләкин безнең матбугатта телебезнең бу үзенчәлеге еш кына исәпкә алынмый, үсә сүзен күп очракларда урынсыз, ялгыш кулланалар. Мәсәлән, «... көтүгә сыер чыгармаган капкалар саны кискен үсте» («... капкалар саны кискен (нык) артты» яки «капкалар күбәйде» кирәк).

Менә шулай сөйләмдә сүзләрнең үзара мәгънәле бәйләнешкә керә алу-алмау мөмкинлекләреннән хәбәрдар булмау аркасында ялгыш барлыкка китерелгән гыйбарәләр хәзерге мәгълүмат чараларында йөзләрчә һәм меңнәрчә. Аларның күбесе русчадан тәрҗемә итә белмәү, икенче төрле әйткәндә, сүзгә-сүз, хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү нәтиҗәсендә ясала. Тирән (тирән ихтирам, дөресе – зур ихтирам), очу (Президент Мәскәүгә очты, Мәскәүгә китте кирәк), эре (эре шәһәр – зур шәһәр), чакыру (армиягә чакыру – дөресе – армиягә алу), кыскарту (мәктәпләрне кыскарту – мәктәпләрне ябу), яңгырату (фикерләр яңгырады – фикерләр белдерелде), тере (тере акча – акча гына) кебек сүзләр белән бәйләнештәге бик күп тәгъбирләр бүгенге мәгълүмат чараларында тулып ята, һәм аларның берсе дә саф татарча түгел, бәлки русчадан калькалаштырып, ялгыш ясалган сүзтезмәләр. Мәсәлән, бер газетадагы «тынычлыкны аякка бастыру» тәгъбирен алып карыйк. Чын татар кешесе шулай сөйлиме инде? Тынычлык урнаштыру, тынычлыкны ныгыту һ.б. дияр иде ул. «Җеннәр мине тәмуг утында якмакчылар иде» (мәкалә исеме). Утта якмыйлар, яндыралар бит. Учакка ягалар, мичкә ягалар.

Кайбер журналистлар татар теленең үзенчәлекләрен начар беләләр яки бөтенләй белмиләр. «Катнаш гаиләдә туганмын: әтием – татар, әнием – рус» Чын татарча «әни – рус» дип әйтелми, «рус хатыны яки марҗа» диелә. Рус дип ир кешеләргә генә әйтәләр. «Вертолет мәтәлгән» (хәбәр исеме). «Вертолет ватылып төшкән» дияргә кирәк: авариягә эләккән вертолетка карата мәтәлгән дип әйтү килешми. «... гаскәрләр тимер юл станциясен эләктерә». Бу җөмләдә эләктерә сүзе урынсыз кулланылган, «... ала яки яулап ала» дияргә кирәк. «Мәктәпләрдән татар телен куып чыгарырга җыеналар». Тел ул кеше яки эт түгел, аны ничек куып чыгарасың?! Язганда һәм сөйләгәндә уйлабрак эш итәргә кирәк бит!

Мәгълүмат чараларында әйтелмәләрне (сүзтезмәләрне) тәшкил иткән сүзләрне бәйләү чараларын дөрес куллана белмәү аркасында барлыкка килгән ялгышлар да шактый күп очрый. Мәсәлән: «Ул безнең нинди җырлар башкаруыбыз турында кызыксынды» (дөресе – «...башкаруыбыз белән кызыксынды»); «Без сезнең шушы тәҗрибәгез белән бүлешүегезне теләр идек» («... тәҗрибәгезне уртаклашуыгызны теләр идек» кирәк); «Мәскәү астындагы Ильинское бистәсендә булган иде» (дөресе – «Мәскәү янындагы (яки тирәсендәге) Ильинское бистәсендә...»); «Татар телле рус чибәре» («Татар телендә сөйләшүче рус чибәре»); «Татар тел белеме...» («Татар теле белеме (гыйлеме, фәне)»; «Г.Әпсәләмовның «Давыл» исемле хикәянең ахыры» («... хикәясенең ахыры»); «Гомере буе станок артында торып эшләүчеләр бар бит» (дөресе – «...станокта эшләүчеләр...»).
Кайбер каләм ияләренә кирәксезгә яңа сүзләр ясау чире хас. Андый экспериментлар гадәттә уңышсыз килеп чыга. Мәсәлән, санак (компьютер), сылтама (русчасы – ссылка) – шундый сүзләр. «Ә сез ул дәгъваларда нинди законнарга сылтама ясыйсыз?» («...нинди законнарга таянасыз?» яки «...нинди законнардан файдаланасыз?» кирәк). Бу уңайдан журналистларның мөгез чыгаруыннан булган бер сүзне әйтми китеп булмый. Бу иң-иң(нәр) сүзе. «М.Әхмәтов иң-иңнәргә бүләкләр тапшырды». Кемнәр соң алар иң-иңнәр? Иң яхшылармы? Иң уңганнармы? Алай булса, шулай язарга кирәк тә. Татар телендә иң-иң дигән мөстәкыйль мәгънәле сүз юк, иң дигән көчәйткеч мәгънәсендәге кисәкчә генә бар.

Мәгълүмат чараларында (матбугатта, радио-телевидениедә) эшләүчеләрнең күбесе татар телендәге фигыль сүз төркеменең күп төрле формаларын һәм аларның мәгънә төсмерләрен белми һәм шунлыктан гадәттә үткән заманны белдерә торган барды, барган, бара иде, барган иде, барган була, бара торган иде, бара торган була, барганы бар, барганы була формаларыннан, нигездә, берсен генә – барды формасын гына куллана. Нәтиҗәдә укучыга һәм тыңлаучыга җиткерелергә тиешле эчтәлек тулысынча бирелми һәм, бай фигыль формалары кулланылыштан чыгарылып, тел фәкыйрьләндерелә. Мәсәлән, «Мисырның Әл-Рауда шәһәре мәчетендәге шартлау аркасында 300дән артык кеше һәлак булды», дип хәбәр итә газета. Һәлак булды бу җөмләдә дөрес кулланылмаган, чөнки –ды-де (-ты-те) кушымчалы билгеле үткән заман хикәя фигыль формасы, кагыйдә буларак, язучы яки сөйләүче эш яки хәлне (процессны) үзе күреп хәбәр иткән очракларда кулланыла, үзе күрмичә, башка чыганакларга таянып (кешедән, радио-телевидениедән ишетеп, укып) бәян иткәндә –ган-гән (-кан-кән) кушымчалы билгесез үткән заман формасы кулланыла. Димәк, әлеге җөмләдәге фигыль дә һәлак булган рәвешендә куелырга тиеш иде.Менә бу җөмләнең дә фигыле дөрес кулланылмаган: «Әби патша татарларга ... таш мәчетләр салырга рөхсәт бирде» («...рөхсәт биргән» кирәк).

Сыйфат фигыльләргә килгәндә, барган, бара торган формалы үткән заман сыйфат фигыльләре урынына күп каләм ияләре ялгыш баручы формалы хәзерге заман сыйфат фигыльләрен кулланалар. «Кайчандыр иң артта баручы районда нинди үзгәрешләр бар?» (мәкалә исеме). Татарчаны яхшы белгән кеше «кайчандыр артта баручы район» дип сөйләмәс, «кайчандыр артта барган район» дияр. «Россиядә ел башыннан үлүчеләр саны 32 мең кешегә кимегән». Үлүчеләр ул – хәзер үлеп ятучылар, ә монда сүз инде үлгән кешеләр турында бара. Димәк, җөмлә «... үлгән кешеләр саны 32 меңгә кимегән» яки «...үлгәннәр саны 32 мең кешегә кимегән» рәвешендә төзелергә тиеш иде. Кайчакта журналистлар, рус телендәге причастие формасына ияреп, безнең тел өчен ят сүзләр уйлап чыгаралар. Мәсәлән, «...әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче ике ир тоткарланган» җөмләсендәге шикләнелүче дөрес түгел, чын татарча – шикле.

Кайбер газета битләрендә аңлашылмый торган, мәгънәсез, татар телендә булмаган, ясалма сүзләр күреп гаҗәпләнергә туры килә. Республика газеталарының берсеннән алынган менә бу җөмләгә игътибар итик: «Яшь буын бәһасез шәхесләребез язмышы аркылы кайсы милләт баласы булулары белән горурланып яшәргә өйрәнсеннәр иде». Беренчедән, бу җөмләнең синтаксик төзелеше дөрес түгел: яшь буын (ия) берлектә, ә булулары һәм өйрәнсеннәр иде (хәбәр) күплек санда («...булуы белән ... өйрәнсен иде» кирәк). Икенчедән, мондагы бәһасез сүзен ничек, нәрсә дип аңларга икән? Текстка караганда сүз абруйлы, күренекле шәхесләр турында бара, бәһасез исә бәһасе (бәясе) юк, димәк, бөтенләй кирәксез, әһәмиятсез дигән мәгънәне белдерә кебек. Менә шундый башваткыч килеп чыккан. Бу парадокс рус телендәге бесценный сүзен хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү – калькалаштыру аркасында барлыкка килгән булса кирәк.
Республикабызның иң абруйлы дип саналган газеталарының берсендә «Уңышы бар. Шатлыгы кая?» дигән мәкаләне күргәч, ничек инде шундый дәрәҗәле матбугат журналистлары кая белән кайда сүзләрен бутап кулланалар икән дип уйлыйсың: Шатлыгы кая? түгел, кайда? бит.

Газеталардагы тел ялгышлары күп төрле. Бу язмада аларның барысын да күрсәтү бурычы куелмады, моңа газетаның форматы да мөмкинлек бирми. Шулай да газета теленең дәрәҗәсен төшерә торган тагын бер күренешне искәртеп китү кирәк. Бу күзгә нык ташланып тора торган нәрсә – тыныш билгеләрен куюда күп санлы ялгышлар булу. Каләм ияләре пунктуация мәсьәләләренә игътибарларын арттырырга тиеш, әлбәттә. Матбугат теле һәрьяктан да дөрес булсын иде.

Ниһаять тагын бер җитди мәсьәлә.
Матбугат мәйданында бернинди тел кагыйдәләренә дә, әдәби тел нормаларына да буйсынмый торган берничә анархист газета пәйда булды. Мәсәлән, «Мәхәббәт» газетасы журналистлары күп сүзләрне орфография кагыйдәләрен бөтенләй санга сукмыйча, сүзләрне үзләре ничек тели шулай язалар, моңарчы колак ишетмәгән, язуда күренмәгән, халык аңламый торган яңа сүзләр уйлап чыгарып кулланалар. Кыскасы, тулы башбаштаклык. Матбугат теленә мондый новаторлык идеясе кертеп маташучы журналистлар нинди максатлар белән эш итәләрдер, мондый кыланмышлары белән нинди нәтиҗәләргә ирешергә телиләрдер, билгесез. Ләкин шунысы тәгаен билгеле: татар халкы меңнәрчә еллар буена иҗат итеп, эшкәртеп, чарлап килгән телебезне бозарга, аның камил төзелешен җимерергә, аны үзләре теләгәнчә ботарларга беркемнең дә хакы юк. Тел ул – халык хәзинәсе, халык җәүһәре. Аннан файдаланучылар аның гомум кабул ителгән кагыйдә-нормалары, эчке төзелеше тәртибе һәм кануннары буенча гына эш итәргә тиеш.

Хәзер бу язмада белдерелгән фикерләребездән кайбер нәтиҗәләр ясап, мәгълүмат чаралары теленең дәрәҗәсен күтәрүне күздә тоткан тәкъдимнәребезне бәян итик.
Беренче һәм иң җитди нәтиҗә шул: матбугат материалларында һәм радио-телевидение тапшыруларында телебезне бозып куллану күренешләре күп, хәтта бик күп. Шушы язма авторының «Телебезне ялгыш тәрҗемәләрдән саклыйк», «Матбугат һәм эфир теле» дигән китапларында гына да таблица рәвешендә 3 меңләп хата һәм аларның төзәтмәләре бирелгән. Ә алар республика газеталарының берничәсеннән генә алынган. Хәзерге дистәләрчә кечкенә форматлы хосусый газеталарның һәм район газеталарының телен тикшерсәң, ялгышларның саны берничә мәртәбә артык булачак.
Милләтебезнең теле, мәдәнияте, мәгърифәте һәм шул исәптән матбугаты, радио-телевидениесенең алга баруы, сыйфаты өчен җаны авырткан, акыллы фикер йөртә торган һәркемгә аңлашыладыр: халыкның рухи тормышында зур роль уйнаган матбугат һәм радио-телевидениенең телен шулкадәр күп санлы тупас бозулар белән килешеп торырга ярамый, мәгълүмат чаралары теле әдәби дөрес, күңелгә ятышлы, матур тел булырга тиеш. Телебезнең бүгенге торышы, барлык өлкәләрдә дә кулланылышының сыйфаты хакында чаң сугып, аның тупас һәм нык бозылуы күренешләренә чик кую өчен, кичекмәстән тиешле чаралар күрергә кирәк. Ул чаралардан, безнең карашка, мондыйрак гамәлләр күздә тотыла.
Беренчедән, туган телебезне саклау, үстерү, аның дөрес кулланылышын кайгырту дәүләт дәрәҗәсендә һәм аның җитәкчелегендә башкарыла торган зур эчтәлекле эш булырга тиеш. Һәм бу эшне махсус җитди программа нигезендә гамәлгә ашыру милләтебезне алга җибәрү юнәлешендә ясалган бик әһәмиятле адым булыр иде. Бу уңайдан японнар тормышыннан үрнәк алу гыйбрәтле булыр. Аларда туган телне өйрәнү, сөйләм культурасына ирешү, телнең дөреслеге, сафлыгы сагында тору бурычлары бөтен ил күләмендә дәүләт органнары катнашуында хәл ителә. Тел турында сөйләүләр хәтта реклама тапшырулары белән үрелеп алып барыла. Халык иң күп укый торган матбугат органнары, мәсәлән берничә миллион тиражлы «Асаки» газетасының беренче битендә орфография (дөрес язылыш) турында мәкаләләр бастырыла. Кичке уңайлы вакытта бирелә торган телевидение программаларында туган телгә багышланган тапшырулар, тел темаларына караган сериаллар күрсәтелә. Мәсәлән, бер гаилә тарихына бәйләп, хәзерге япон әдәби теленең формалашуы турында бәян ителә. Телгә зур игътибар бирү башка илләр мисалларында да күренә. Россия студентларының сигездән беренең генә рус теле сүзлеге булса, Британия студентларының һәркайсы өчәр инглиз теле сүзлегенә ия.
Татарстан хөкүмәте туган телне пропагандалау, халыкның сөйләм культурасын күтәрү, милләттәшләрнең дөрес сөйләүләренә һәм язуларына ирешү мәсьәләләре белән дә шөгыльләнсен иде. Барыннан да бигрәк матбугат һәм радио-телевидение теленең сыйфатын күтәрү өчен, Татарстанның журналистлар союзы һәм Татарстан фәннәр академиясенең Тел, әдәбият, сәнгать институты тарафыннан конкрет чаралар күрү таләп ителә.
Хөкүмәт, тел һәм әдәбият галимнәреннән, тәҗрибәле туган тел укытучыларыннан комиссия төзеп,аның тарафыннан газета-журнал материалларының, радио-телевидение тапшыруларының телен өйрәнүне, мәгълүмат чараларында эшләгән журналистларның татар телен белүләре дәрәҗәсен тикшерүне оештырсын һәм мәгълүмат чаралары теленең сыйфаты турында фикерләр тупласын, аны яхшырту хакында тәкъдимнәр җыйсын.
Журналистлардан телне камилләштерүләрен, аны ныграк өйрәнүләрен таләп итү, аларга ярдәм итү йөзеннән белем күтәрү курслары, регуляр рәвештә иҗат семинарлары оештыру зарур. Башка өлкәләрдәге кебек, мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә аттестация үткәрү тәртибен кертүнең дә зыяны булмас иде.
Татар журналистларының шактый күп материалларны русчадан тәрҗемә итеп алуларын һәм тел хаталарының күбесенчә ялгыш тәрҗемә итү аркасында килеп чыгуын истә тотып, татарча мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә, тәрҗемә мәсьәләләренә багышлап, махсус семинарларны ешрак үткәрергә кирәк.
Газеталарның, радио-телевидениенең җитәкчеләренә – редакторларына, бүлек мөдирләренә – материал һәм тапшырулар теленең сыйфаты өчен хезмәткәрләренең җаваплылыгын арттырырга, контрольне көчәйтергә кирәк. 40-50 еллар элек мондый җаваплылык бар иде. Мин үзем эшләгәннән беләм: Казан телевидение тапшыруларының текстларын редакторлар алдан җентекләп тикшереп төзәтеп чыга, ә редакция режиссерлары, чыгыш ясаячак кешеләр белән репетиция ясап, телләрен төзәтеп, шомартып утыралар иде. Хәзер алай эшләүчеләр юк булса кирәк.
Газеталарга килгәндә исә, редактор яки аның урынбасары газетаның макетын укып чыкмый торып, аны бастыруга бирмиләр иде. Үзем шаһит: хәтта һәр көнне чыгып бара торган зур форматлы «Социалистик Татарстан» газетасының макетын җаваплы кеше тулысы белән укып, төзәтеп чыга иде. Ә хәзерге редакторлар моны артык эш дип саныйлар, шуңа күрә газетаның һәр санында дистәләрчә тел хатасы була.
Язмабызны хөрмәтле журналистларга мөрәҗәгать белән тәмамлыйсы килә.
Тормышыбыздагы бик әһәмиятле рухи азыгыбыз татарча газета-журналлар һәм радио-телевидение тәмле телле булсын, күңелләребезне хушландыру, зиһенебезне баету белән бергә, кыйммәтле хәзинәбез туган телебезне табигый килеш сакларга һәм камилләштерергә ярдәм итсен иде.

Бу мәкалә авторның Татарстан хөкүмәтенә рәсми мөрәҗәгате дип исәплик.

Рүзәл Юсупов, Татарстан фәннәр академиясе академигы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading