16+

Саба мендәре АКШ илчелегендә саклана

Ирләрнең кайберүләре хоккей белән мавыкса, башкалары ел әйләнәсендә балыкка йөри. Ә менә Байлар Сабасы бистәсеннән Фәрит Вафин милли орнаментлар белән мендәрләр тегә. 

Саба мендәре АКШ илчелегендә саклана

Ирләрнең кайберүләре хоккей белән мавыкса, башкалары ел әйләнәсендә балыкка йөри. Ә менә Байлар Сабасы бистәсеннән Фәрит Вафин милли орнаментлар белән мендәрләр тегә. 

“Шуннан ни?” – дияргә ашыкмагыз, әле ул хокук саклау органнарында эшләп, майор дәрәҗәсендә пенсиягә чыккан кеше дә. 

Иң элек шунысын әйтергә кирәк: Саба мендәре Татарстанның иң яхшы товарлары исемлегенә кергән. Башта аның хатыны Лилия Вафина белән сөйләшеп алдык. Мәҗбүр булдым дисәң дә була, чөнки ул эшенә ашыга иде. Хуҗалыкларында милли продукция гына ясап калмыйча, әле балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып та хезмәт куя икән. 

Лилия үзенә брендларын таныту, тукымалар табу юнәлешен алган, мендәрләрне исә, күбесенчә, ире Фәрит станок алдында ясый. Башта кечкенә генә тегү машинасы алып, эшне өйләрендә хобби буларак башлаганнар. Аннары гаилә башлыгы хәләл җефетенең җәфаланып, мендәргә милли орнаментлар чиккәнен күргәч, зур һәм сыйфатлы җиһаз алып кайтырга ниятләгәннәр. Эшләрендә бары тик татар бизәкләрен кулланалар, өйләрендә аларны туплаган берничә каталог бар, шуннан карап, мендәрләренә төшерәләр. Моңа өстәп, аларның тышлыкларын, дини әйберләр дә ясыйлар, гәрчә заказ бирүчеләргә алдан ук Коръән һәм Аллаһ сүзләре кергән продукция эшләмәячәкләрен әйтәләр. Ник дисәгез, аның яңадан кая эләгәсен белеп булмый, гөнаһ алуың бар.

– Әлеге шөгыльне күбрәк хобби буларак кабул итәбез, бергә мавыгу дип тә атыйбыз инде. Минем аңа кереп китүем ярар, шундый җаваплы һәм кырыс булган полициядә эшләгән иремнең мендәр тегү белән кызыксынып үзе бер могҗиза булды, – дип сөйли Лилия Вафина. 

Хәләл җефетен бик каты мактады, үзен эшенә озатып җибәрдек тә, табын артына утырып, Фәрит абый белән әңгәмә корып җибәрдек. Ул участок инспекторы, сорау алучы булып хезмәт куйган, җитәкчелек вазифаларын да башкарган, ахыр чиктә коралга рөхсәт кәгазе бирә торган районара бүлек мөдире булып эшләгән. Хатынының милли бизәкләр белән мендәрләр тегә башлавын күреп, аңа ярдәм итәргә уйлаган. Башта Лилиясенә сыйфатлы җиһаз алып бирсә, тиздән бергәләп эшнең асылына төшенә башлагач, үзе дә кызыксынып китә.

– Дистә еллар буена полициядә эшләгәч, дөньяны күрми башлыйсың. Ә монда үзебезнең продукция белән төрле күргәзмәләрдә катнашабыз, Россиянең башка төбәкләренә, хәтта, чит илләргә барабыз. Яңа танышулар, яңа җирләрне күргәч, мондый тормыш та бар икән дип уйлап куйдым. Әйләнә-тирәм бигрәк тонык булган икән, милли мендәрләребез көнкүрешкә тагын да яктырак һәм матуррак ямь өстәде. Мондый кул эшләнмәләрен ясауны Саба районында без беренче булып башладык. Баштарак безнең бу шөгылебезгә кешеләр көлеп караган иде, – дип, сүзен башлады Фәрит Вафин.

Шунысы да кызык: ул үзе Казан егете, шунда туып-үскән, әмма 1999 елда гаиләсе белән Байлар Сабасына күченергә карар кыла. Ул вакытта татарча әлләни белмәгән, әмма район милиция бүлегендә бөтен документлар бары тик татар телендә генә баргач, өстәвенә халык белән аралашу авырлаша башлагач, туган телне өйрәнергә керешә. Минем белән бик матур гына сөйләште, бик яхшы сеңдергән, афәрин!

Шулай аралаша-аралаша остаханәсенә чыгып киттек. Капка янында ясалган мендәрләрен һәм аның тышлыкларын кешеләргә күрсәтү максатыннан аерым бер бинада күргәзмә сыман мәйданчык эшләгәннәр. Хуҗалыкның икенче җирендәге тагын берсендә дүрт станок тора. Диварга гаиләсенең фотосын элеп куйган да, Фәрит абый монда иҗат белән шөгыльләнә. Башта компьютерда мендәргә төшерәсе бизәкне ясый, аннары җиһазның төймәсенә баса. Минем күз алдында шулай сөлгегә татар милли орнаментын эшли башлады.

– Сезнең продукцияне кемнәр ала, кайларга алып барганыгыз бар? – дип сорыйм.

– Саба мендәрләрен районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр, инде бренд буларак танылдык. Күбрәк шул күргәзмәләргә йөрибез, интернетта безне күреп, заказ бирүчеләр күп, соңгы арада гына Кырым, Эстония, Төркиягә бардык, гел йөреп торабыз. Әле Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасы бездә җитештерелгән мендәрне АКШның Россиядәге илчелегенә тапшырган. Күз алдына китерегез, нинидер бер авылда эшләнгән товар дөнья буйлап тарала, ә бит анда милләтебезнең бизәкләре, татарның асылы төшерелгән. Без моның белән горурланабыз гына! – дип, сүзен җөпләде Фәрит Вафин.

Рәсим Хаҗиев.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар

    gulnara-79

    0

    0

    Иренең элек хокук сакчысы булып эшләгәнлеге йөзенә үк чыккан, елмаюы да бик саран, үтәли тишеп керә торган.

    Мөһим

    loading