Шәһри Казан

Сабада бал корты туе гөжләде...

Бал корты туе турында күпләрнең ишеткәне дә булмагандыр. Саба районының Шекше авылында да ул беренче тапкыр оештырылды.

Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов әлеге идеяне узган ел умартачылар белән җыелгач туганлыгын әйтте.

– Безнең авыл янында бик матур биләмәдә Шәмәрдән бистәсеннән уңган егет Илнур Мөхәммәтов умарта тота. Фикерләшер, киңәшләшер өчен, барлык умартачыларны янына җыйган иде ул. Араларында Ютазы, Сарман районнарыннан, Башкортстан республикасыннан килүчеләр дә булган. Башкортстанда бу бәйрәм күптән үткәрелә. Мин дә әлеге фикер белән янып йөрдем, – ди ул.

Район җитәкчелеге дә бу идеяне хуплап алган. Бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншинга, һәрдаим ярдәм күрсәтеп торучы, әлеге бәйрәмнең дә төп спонсоры «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең яшь, энергияле җитәкчесе Алмаз Зариповка, шул ук Илнур Мөхәммәтовка, Фәнил Сираҗиевка рәхмәт. Чөнки бүләкләр бирелә торган бик күп бәйгеләр уздырылды, халыкны чәй, коймак, пылау, шашлык белән сыйлау барысы да бушка иде.

Бәйрәмгә, интернеттагы умартачыларның үзара мәгълүмат алышу чыганаклары аша ишетеп, башкалар да килгәннәр иде. Алар бик күп кортчылык продукциясе, умартачылык өчен кирәк-яраклар тәкъдим итте. Теләгән кеше балны кабып карый, сатып ала алды. Иң кызыгы кортчылык белән шөгыльләнүне тасвирлаган күргәзмә булгандыр. Монда балалар кулы белән ясалган тематик эшләнмәләрдән алып умартачылар үзләре ясаган искиткеч җиһазлар, балавыз сыннар, бал кортларын карарга, үрчетергә ярдәм итүче җиһазларга кадәр бар иде. Мәсәлән, «Олы Нырты» авыл җирлеге умартачылары ясаган кәрәз эчендәге стена сәгате генә ни тора...

Халык иң тәмле балны билгеләүдә дә катнашты. Иң күп тавыш җыйган җиңүчеләре – умартачылар Руслан Гатиятов, Илдар Хәлиуллин, Илдар Зәйнуллинны акчалата бүләкләделәр.

Реклама

Гади халык умарта тотучылар хакында, бал сатып рәхәт яши, дип уйлый. Ләкин бал сатканчы, аны тәрбияләргә дә кирәк. Умартачылык, авыл хуҗалыгының теләсә кайсы тармагы кебек, бик чыгымлы. Башта акча кертмәсәң, табыш алып булмый. Тиешенчә тәрбияләмәсәң, карамасаң, балсыз да калырга мөмкинсең. Шуңа да әлеге өлкәдә үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга аксакаллар да чакырулы иде. Шундыйларның берсе – күрше Көек авылыннан Яхъя абый Нуриев. Аңа 78 яшь булуга карамастан, ул әле дә 100 баш тирәсе умарта тота.

– Бал алу өчен иң беренче яхшы нәселле көчле корт гаиләләре асрарга кирәк. Кортың күпме көчле булса, балың шул кадәр мул була. Без электән моңа игътибар бирдек. «Уртача урыс» токымы булганда, кеше урамга чыга алмый иде. Авыл уртасында яшәгәнлектән, хәзер инде Адыгея республикасының Майкопский өйрәнү үзәгеннән юашрак токымлы кортлар кайтартып асрыйм. Беркемне чакмый, үзем дә аларны битлек кимичә генә карыйм. Аннары кортларга бер дә шикәр ашатмыйм. Алар – нектардан бал җыеп туклана торган җан ияләре. Гомер буе Аллаһтан куркып, шикәр бирми асрыйм, кышны гел исән-сау чыгалар. Шулай ук иң әрнеткән нәрсә – басуларны агулагач, кортлар күпләп үләләр. Рапс чәчәк аткан вакытта кырга китеп ике көн очканнар иде дә, кайта алмады җаныкайларым. Корт оялары күзгә күренеп бушап калды. Ник башка бер технология уйлап чыгара алмыйлар икән. Югыйсә, дөньяда бал кортлары үлеп бетсә, дүрт елдан кешелек дөньясы да юкка чыга, дип немец галиме Альберт Эйнштейн инде күптән аларның иң кирәкле бөҗәк икәнен әйтеп калдырган, – дип фикерләрен уртаклашты тәҗрибәле умартачы.

Балның кайсысыдыр катып китә, икенчеләре сыек килеш саклана. Аның кайсысы яхшырак соң, дип тә кызыксындым.

– Мин үзем утырмаган балны бөтенләй дә кабул итмим. Чөнки чын балның 18-20 проценты гына су булганлыктан, 15 көн узуга, ул куерырга тиеш. Үзем кәрәз рамының өчтән бере печатьланмыйча, ягъни ак балавыз белән капланмыйча, суыртмыйм. Чөнки кортлар балны алып кайткач та, анда су 70процент тирәсе була. Алар аны парга әйләндереп, балны куертып өлгертергә тиеш. Иртә суыртсаң, сулы кала, – ди Яхъя абый.

Бал кортларына даруга күп чыгым китә икән. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, күпчелек корт гаиләләре варроатоз чиреннән үлә. Умартачылык өчен кирәк-яраклар да арзан тормый. Быел кәрәзнең бер килограммын 400 сумнан, ә балныкын 333 сумнан сатканнар. Яхъя абый: « Умартаны табыш өчен түгел, ә җаным сораганга тотам. Безнең әби-бабаларыбыз да шөгыльләнгән. Ул –Ходайдан бирелгән сәләт. Кечкенәдән яраттым аларны. Әле дә хәтерлим, биш яшьлек чагымда болында чәчәк өстенә кунган кортны учыма салдым да: «Әби мин сиңа бал алып кайттым», – дип, өйгә йөгердем. Ләкин капканы ачканда, учым белән кыскач, чагып җибәрүдән акырып елап, әби алдына менеп утырганым әле дә исемдә», – дип елмая.

Татарстанда соңгы елларда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр саны арта. Саба районының умартачылык тармагы өчен җаваплы Фәнил Сираҗиев әйтүенчә, районда да борынгы шөгыль яңара. Бүген районда якынча 450дән артык умартачы бар. Сезонына 150 тонна бал җыела. Иң күп умарта саны Саба шәһәр җирлегендә, Олы Нырты һәм Сатыш авыл җирлекләрендә теркәлгән.

Лилия Гатауллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: