16+

Сабан туе программасына үзгәрешләр кертелә

Киләсе елда беренче тапкыр Идел буе Сабан туе узачак. Сабан туе программасына үзгәрешләр дә кертергә җыеналар. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев журналистлар белән очрашуда шулай дип хәбәр итте. 

Сабан туе программасына үзгәрешләр кертелә

Киләсе елда беренче тапкыр Идел буе Сабан туе узачак. Сабан туе программасына үзгәрешләр дә кертергә җыеналар. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев журналистлар белән очрашуда шулай дип хәбәр итте. 

Хәтерләсәгез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Якутиядә узган Татарстан көннәреннән соң Сабан туена карашы үзгәргәнен әйткән иде. “Якутларның бездәге сабан туе кебек Ысыах дигән милли бәйрәмнәре бар һәм аның эчтәлеге безнекеннән баерак. Ысыах бәйрәмендә миллилек, борынгы гореф-гадәтләр сакланган, ә Сабан туе җыр, бию һәм спорт бәйрәменә әверелеп бара, татарлык югала. Якут бәйрәмен күргәч, Сабантуйны оештыруга бүтән төрле караш туды”, - дигән иде Рөстәм Миңнеханов.

Әлеге уңайдан Васыйл Шәйхразыев Сабан туе программасына үзгәрешләр кертеләчәген әйтте.
-    Президентның фикере дөрес. Без үз вакытында, халыкны Сабан туена җәлеп итәбез дип, күп кенә яңа уеннар-бәйгеләр керттек. Халык килсен генә, күңел ачсын, кул чапсын гына дидек. Ул да дөрес иде. Шуның белән без Сабан туен югалтмадык, аның хәтта дәрәҗәсен күтәрдек. Хәзер исә аңа миллилек төсмерен өстәргә, борынгы гореф-гадәтләр белән тулыландырырга җыенабыз, - диде ул. 

Әлеге уңайдан Казан дәүләт мәдәният институтында очрашу узган. Бу эшкә Мәдәният министрлыгы да җәлеп ителгән. Очрашуга баш режиссерлар да чакырылган.
- Безнең Сабан туе үз эченә дүрт юнәлешне алырга тиеш. Беренчесе – мәдәни ягы, гореф-гадәтләр. Калганнары – милли ризыклар, милли уеннар һәм милли кием. Аларның барысын да берләштерү зарур, - диде ул.
Киләсе елга булачак Сабан туйлары планы инде расланган. Шуларның берсе - Идел буе Сабан туе, ул кырык бер төбәкне берләштерер дип көтелә. 
-    Су юлы дигәндә, үз вакытында Ык буе Сабан туен уздыра башлаган идек. Ул Оренбург өлкәсе, Башкортстан, Татарстанныүз эченә алды. Идел елгасы буенда исә 15 төбәк урнашкан. Шул ук вакытта 26 өлкәнең инеше Иделгә коя. 41 төбәк Идел елгасы белән бәйле, анда яшәүчеләрнең күбесе татарлар. Шуның нигезендә эш алып барачакбыз, - диде ул.

Сабан туе алдыннан гадәттә мәдәни чараларга өстенлек бирелә иде, алга таба фәнни конференцияләр оештыру да каралган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading