16+

Сабан туена килгән бер генә кеше дә бүләксез китми

Анда халыкчанлык, милли рух сакланып калган.

Сабан туена килгән бер генә кеше дә бүләксез китми

Анда халыкчанлык, милли рух сакланып калган.

Сабан туйлары чоры җитүгә, күңелне сагыш биләп ала. Балачактагы сөлге җыю чоры сагындыра мине. Минем туган ягымда аны "яулык җыю" дип йөртәләр. Бу көнгә авыл халкы махсус әзерләнә. Өен юа, җыештыра. Ишегалдын, абзар-курасын ялт итеп чистартып, себереп чыгара. Бүләккә бирәсе бүләген-яулыгын исемен язып әзерләп куя.

Шул көнне кибеткә лимонад кайта. Хәзерге лимонадның тәме бөтенләй бүтән бит аның. Ә ул вакытта чын лимонад иде ул. (Хәзер дә төрлесен алып карыйм - Кукмараныкын да, Мамадышныкын да - юк, юк бит ул тәм). Әни тартмасы белән лимонад алып менеп куя. Без - авылның бала-чагалары, сөлге җыючы егетләр артыннан ияреп йөрибез. Яулыкны хәзерге шикелле 13-14 яшьлек балалар түгел, армиягә китәсе, яки кайткан зур егетләр җыя. Барысы да үз теләге белән чыгып... Бер йортка да кермичә калмыйлар. Өйгә кадәр кереп, һәр йортка дога кылып, хуҗаларның хәлен белеп, күңелләрен күреп, 3-4 йортны узган саен, авыл апалары белән биюләр оештырып көне буе җыялар. Һәркем яулык җыючыларны көтә. Әле тагын шунысы да бар: җиткән кызы булган өйләрдән егетләр чиккән кульяулык таптыралар. Булмаса, өйдән куып та чыгара алмыйсың... Чигә кызлар... Шуннан аларның уңганлыгы, булганлыгы бәяләнелә бит. Чиста-пөхтәлеге аның өеннән, абзар курасыннан да күренә. Менә дөрес тәрбия, менә халык педагогикасы кайда ул...

Яулык җыючы егетләр артыннан, такмак әйтә-әйтә, йомырка җыючы малайлар килә. Кыюрак, телгә остарак малайлар билгеләнә анда да. Авыл апаларының күңеленә керә белсен ул, йомырканы да күбрәк бирсеннәр. Ул көнне авылда җыр-бию тавышы тынмый, кичке бию кичәсе дә шунда - урамда гына уза. Авыл тулы гармунчылар, берсе арыса, гармун телләрен икенчесе биетә. Нинди генә уеннар уйналмый иде анда. Хәер, әле хәзер дә сабантуйларга кайткач ул уеннарның күбесен уйныйбыз әле без. Безнең авыл Сабан туе хәзер дә күп авылларга үрнәк. Анда халыкчанлык, милли рух сакланып калган.
Сабан туе - милли бәйрәм. Анда татар халкының гомер-гомердән килгән милли уеннары, җырлары, гореф-гадәтләре аерым бер урын ала. Шуңа күрә мин Сабан туйларда шулар чагылырга тиеш, дип уйлыйм.

Чын милли Сабан туе күрәсегез килсә, Мамадыш районы Арташ авылына барыгыз сез. Соңгы елларда танылган артистлар чакырып, Сабан туе үткәрү гадәткә керде. Билгеле, анысы да кирәк. Ерак авылларда яшәүче халык күренекле артистларның концертларына барып йөри алмый. Аннары бәяләре дә пенсия акчасына көн күрүчеләрнең кесәләре өчен артыграк. Чакырылган артистларның да төрлесе бар. Кайберләре берничә генә җыр җырлап, килешүдә күрсәтелгән акчасын ала да, китеп бара. Ә кайберәүләр бәйрәмнең эчендә кайнап, Сабан туен башыннан азагына кадәр үзе алып барып чыга. Моннан ике ел элек Урта Кирмән Сабан туенда Илназ Баһавиевлар гаиләсенә сокланып кайткан идем мин. Гаилә белән һәр ярышка катнашып, моңлы тавышлары белән халыкка дәрт, көч өстәп, мәдәният хезмәткәрләренә күпме җиңеллек биреп, бәйрәм алып барды алар. Сабантуйларда күбрәк шундыйларны күрәсе килә шул...

"Сүз башым бит Шүрәле" дигәндәй милли Сабан туе турында сүз башлаган идек бит. Кайткан саен Арташ авылы Сабан туена, аны алып баручылар- Марсель Шайдуллин һәм Ринат Хәйруллиннарга сокланып киләм мин. Иң борынгы уеннарны да әллә кайлардан казып чыгарганнар алар! "Тау алу", таудан түбән таба йөгерү, катыктан акча эзләү, дилбегә белән тартышу, кашык белән су ташу, гомумән, санап бетергесез уеннар. Халык та бик актив. Уенның исемен әйтүгә, чиратка тезелергә генә торалар. Сабан туена килгән бер генә кеше дә бүләксез китми анда. Читтән кайткан бер генә кунак та игътибарсыз калмый. Ничек барысын да күреп бетерә торганнардыр. Авыл халкы көче белән, читтән кайткан үз авылларының кунак артистлары белән башкарып та чыгалар. Сабан туе җырлы-биюле кичке уен белән төгәлләнә. Төнге бергә, икегә кадәр Сабан туе гөрли Арташ авылында. Ышанмасагыз, килеп карагыз....

Рүзилә Вәгыйзова.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading