Сабан туйлары җитә, җәмәгать. Инде бәйрәмгә дип тектергән күлмәкләрегезне тегүчедән алып кайтып, нәнәгез күрмәгәндә генә киеп-киеп карыйсызмы, стенага элгән көзге каршына басып?
Нәнә күрсә, мәйданга төшкәнче каралтып бетерәсең дип орыша инде, ну ничек түзеп тормак кирәк киеп карамыйча да. Елына бер тектергән күлмәк бит инде ул. Быел кем текте күлмәгегезне? Сәрвәр апамы, Хәтимәттәме, Бибиямал апамы? Әллә Раушания апага хәтле төштегезме? Материалы, ягъни безнең авылча итеп әйтсәк, ситсысы нинди? Штапельме, ситсымы, әллә кытай ефәге үкме? Кытай ефәге дигәч тә инде, чын ефәк күлмәк кигәннәр икән болар, дип уйлый күрмәгез тагын, безнең заман кызлары Санияләр, Нурияләр белә инде кытай ефәгенең ни икәнен. Чәчәкле материалның өстенә сирәк кенә ялтыравык җепләр «йөгертелгән». Менә шул кытай ефәге инде. Кытай ефәгенең янында бер кич йоклау түгел, утырып та тормагандыр инде югыйсә. Шотландка материалдан итәк тектерәләр иде. Шотландка итәкләр кигән булмады, безгә тәтемәгәч, кыйбатлы материал булгандыр инде.
Быел миңа мәйданга күлмәкне Гадения апа текте әле, бик матур, бик килешле иттереп. Гадения апа күршедә генә инде, тегүен дә матур тегә, тик үз эше дә күп шул. Безнең авылда әйткәнчә, йорт – баш хатын, ике баласы бар. Ире – Вакыйф абый, биеме – Нәгыймәттә, мал-туары дигәндәй. Кешегә күлмәк тегеп утырырга вакыты булмаса да, нәнәнең сүзен тыңлап, миңа нәкъ Мәрҗәнбикәнеке шикелле күлмәк тегеп бирде, кытай ефәгеннән. Мәрҗәнбикәгә ул күлмәкне Кукмарага эшкә кергәч, Минебану апасы алып кайткан иде, бүләк итеп. Ике зур кесәле, кесәләре әйләндерелгән, шунда ике зур сәдәфе, матур инде, кибет күлмәге инде ни әйтсәң дә. Ә миңа Гадения апа нәкъ шундый фасонлы итеп тегеп бирде, кибетнекеннән бер ким түгел, артык та булмаса әле.
Әй, яратып та кидем инде мин ул күлмәкне! Ә былтыр Сабан туена күлмәкне Аргыяк Хәтимәттә теккән иде өчебезгә дә, штапельдән. Материалы артып калды да, Әнисәгә ике күлмәк чыкты әле. Ә болай авылның «главный» тегүчесе үзебезнең урамда яши безнең – Сәрвәр апа.
Тик нәнә күлмәклек материал юнәткәнче, аның заказлары гына бик каты күбәеп китә шул. Сәрвәр апа, Изи Сәрвәре, авылның ничә буын хатын-кызын күз нурларын түгеп теккән күлмәкләр белән кинәндергәндер инде ул. Авылның бөтен әбиләре диярлек Сәрвәр апага күлмәк тектерергә менәләр иде, «һай шушы югары очыгызга менепләр җитәрлек түгел» дигән булып, юлда очраган югары оч хатын-кызларына: «Күлмәкләрем дә күп, тик менә улым пүсилке белән ситсы җибәргән, без җыенга кайтканчы тектереп ки дигән, шуңа гына менәм инде, Сәрвәр бигрәкләр дә тәнгә сылап тегә бит», – ди. Монысы инде бераз мактанып алудадыр, улының шулай күлмәклекләр җибәрә алуына сөенечтәдер инде. Сәрвәр апа соңыннан хәзер Ринат Мөхлисуллин торган, кайчандыр Чыпчык Гаффәсенеке булган өйне алып, түбән очка төште, анда да күлмәкләр текте әле. Ә Хәтимәттә белән аргы як урамында ничә еллар күрше булып яшәдек, ул вакытта аның күпне күргән «Зингер» машинасы сирәгрәк келтери иде инде, ә кайчандыр шушы әтисе йортыннан үзенә ияреп килгән машинасын, колхоз эшеннән кайткач, озын төннәр буе келтерәтеп, өч баласын ач-ялангач итмичә үстерә алган ул. Гомер буе сугыштан кайтмаган Закирҗанын көтеп яшәп, Бөек Җиңүнең 50 еллыгы алдыннан китеп барган Хәтимәттә. Разыясына: «Кызым, бүген тәки атаң кайтыр кебек әле», – дия иде. Бергәдер сез, бергәдер «анда». Бергәдер, бүтәнчә була алмас, гомер буе сагынып яшәгәнне.
Бибиямал апа! Синең турыда язар өчен чып-чын китап яза торган язучы кирәк. Сиңа Аллаһы Тәгалә сынауларны өеп-өеп биргән, нихәлләр күтәрер димәгән. Синең белән ничә еллар аралашып яшәдек шушы аргы як урамында. Сынауларын өеп биргән дә, шуңа кушып искиткеч сәләт тә биргән, ни тотсаң, шуны коеп кына куя идең бит. Бәйләвен дә бәйләдең, тегүен дә тектең, пешергән ризыкларың телеңне йотарлык иде, өең ялт иткән, нурлар балкый. Ике яшеңдә әнисез калып, ике үги әни белән үсеп, сигез яшеңдә остеомиелит белән авырганнан соң 10 сантиметрга кыскарып калган аягың белән син бу дөнья йөген Солтан абый янәшәсенә басып, җигелеп тарттың, бергә өен дә салгансыз, дүрт балага гомер биргәнсез. 40 яше дә тулмаган Вәкилегезне дә фаҗигале төстә югалту ачысын да кичердегез бит әле, ә бүген әнә Мәүләгез дә сезнең янда, ул да иртә китте. Авыр туфракларыгыз җиңел, караңгы гүрләрегез якты булсын.
Рәйсә Галимуллина, Кукмара районы, Мәмәшир авылы
Комментарийлар