16+

Сабантуй – эчкә шатлык сыймас туй! 

Олы Кариле авылында быел да балалар өчен Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Нәниләр өчен бәйрәм үткәрү авылыбызда матур гадәткә әверелде. 

Сабантуй – эчкә шатлык сыймас туй! 

Олы Кариле авылында быел да балалар өчен Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Нәниләр өчен бәйрәм үткәрү авылыбызда матур гадәткә әверелде. 

 

Сабан туе көнне балаларның клуб каршындагы мәйданчыкка йөгерүен, ак яулыклы әбиләрнең оныкларын җитәкләп ашыгуын күреп, кояш та сөенә-сөенә кыздыра, самавыр да кабалана-кабалана кайный. Коймаклар, кабартмалар күпереп пешкән, өстәлгә конфетлар тезелгән, казандагы пылау да тәмле исләр чыгарып утыра. Өлкән яшьтәгеләрнең даими чәй эчәргә «сәләтле» булуларын истә тотып, аларга чәйханә дә булдырылган иде. 
Сабан туе бөтен шартын китереп оештырылган. Алдагы көнне балалар өйдән өйгә йөреп бүләк җыйды. Ул көнне ашалган конфетны чутлап бетереп булмый иде. Күңелләреннән белгән шигырь-җырларын кичтән кат-кат кабатладылар. Матур күлмәкләр хәстәрләнде, яңа көн туганны түземсезлек белән көттеләр. Аларны иртән аллы-гөлле бизәкләргә күмелгән Сабан туе мәйданы көтә иде. 

Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни?! Бәйрәмдә колгага менү дә, аркан тартыш та, катыктан акча эзләү дә, чүлмәк ватыш та, капчык киеп йөгереш тә булды. «Ат чабышы»н да оештырдылар. Колгага бердәнбер малай – дәү әнисенә кунакка кайткан Тимур Гарифуллин гына менә алды. Балалар бөтен ярышта да катнашып калырга ашыкты. Уенны игълан итүгә үк, су буе чират хасил була. Катнашмый калып булмый, алар өчен бүләкләр шактый мулдан әзерләнгән иде. Җыр-биюләр дә күп булды. 
Сабан туе быел тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм тагын да оешкан төстә узды. Быел, бәйрәм кысаларында, «Татар кызы» белән «Татар малае»н да билгеләделәр. Әлеге исемнәр дәү әниләре белән дәү әтиләренә Апас районының Кече Күккүз авылыннан кунакка килгән апалы-энеле Фәнилә белән Раил Ибраһимовларга бирелде. Балаларга истәлеккә исемле ленталар, кәләпүш белән такыя тапшырдылар. Өлкән буын турында да онытмаганнар иде. Алар өчен махсус «Ак әби» исемен булдырганнар, әлеге исемгә Зөлхәбирә апа Шакирова лаек дип табылды.

«Сабантуй – эчкә шатлык сыймас туй!» диләр. Балалар мәйданнан күңелләре булып, алган бүләкләренә сөенә-сөенә таралышты. Балаларның күңелен күрергә тырышып, аларга шатлык бүләк итүчеләргә – оештыручылар Илсур һәм Фирая Кәримуллиннарга, Венера Зыятдиновага, Рушания Әхмәтҗановага, Мөдәррис Минневәлиевкә, тәмле пылау белән сыйлаган Равшан һәм Нигора Режабаевларга, бәйрәм оештырырга ярдәм иткән калган бөтен авыл халкына авылдашлар исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез.

Кама Тамагы, Олы Кариле.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading