Шәһри Казан

«Сабантуйда акча эшләп калырга кирәк»

Казанның иң матур урыннарының берсендә узган Аккош күле Сабан туенда 50 меңнән артык кеше бәйрәм итте.

Балалар Сабан туе аерым мәйданчыкта узды. Химград технополисы да тамашачылар өчен аерым чаралар оештырган. Анда командалар төрле ярышларда көч сынашты. Үзешчәннәр аерым концерт тамашасы әзерләгән. Анда төрле иҗат коллективларыннан, районнардан килгән 500гә якын кеше чыгыш ясады. Ә халыкка яхшы таныш булган эстрада «йолдызлары»: Зәйнәб Фәрхетдинова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Айгөл Рәхимова, Эльмира Сөләйманова һәм башка җырчылар төп мәйданда чыгыш ясады.

Реклама

Милли төсмерләр белән бизәлгән район ишегаллары Аккош күле Сабан туеның төп үзенчәлеге булгандыр, мөгаен. Берничә район үз алачыгын булдырган иде. Ничек кенә бизәмәгәннәр ишегалларын: печән өелгән ат арбалары, балыклар йөзеп йөргән бассейн, самавыр, җил тегермәннәре дә бар. Апаслылар халыкны аяктан очкыннар чыкканчы биетте, Кама Тамагы моңлы җырлары белән сөендерде. Район ишегалларында Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та кунак булдылар.
– Республика күләмендәге Сабан туйларына Казан милли бәйрәме белән нокта куела. Бу бәйрәм халыклар дуслыгы символына әйләнеп бара. Россиянең бик күп субъектларында, төрле илләрдә дә уздырыла, – ди Юрий Камалтынов.

Матбугат конференциясе вакытында, Сабан туе көнне Аккош күле буендагы бәйрәмдә күп балалы гаиләләр өчен туңдырма, попкорн, баллы мамыкка ташламалар булачак, дигәннәр иде. Булгандырмы, белмим, тик әйбер бәясе икеләтә кыйммәт иде бу көнне. Ярты литр чиста су гына да 50 сум тора. «Бер литрын 150 сумнан да саттык башта, бөтен сатучылар бергә сөйләшенеп эшләнә инде бу, акча эшләп калырга кирәк», – дип, серне ачты бер сатучы.
Милли уеннарга килгәндә, биредә барысы да бер мәйданда бара, күзәтергә җайлы. Заман белән бергә, уеннарның тәртипләре дә үзгәрә башлаган икән. Чүлмәк урынына гөл савытын вату бер хәл, йомырка салынган кашыкны да хәзер авызга кабып чапмыйлар, кулга тотып кына йөгерәләр, ә көянтә-чиләк белән су ташыганда, ир-атына да, хатын-кызына да алъяпкычлар бәйләтәләр. Шулай да район Сабан туйларындагы кебек «шаккатризм»нар юк иде Казанда. Азрак заманчалашсалар да, борынгыдан килгән милли уеннар узды.
Сабан туеның асылы булган көрәш тә тамашачы күңеленә хуш килде. Аккош күле Сабан туенда баш батыр исеменә, шулай ук тәкә һәм «Лада-Гранта» автомобиленә тумышы белән Мари Элның Бәрәңге районыннан, бүгенге көндә Теләче командасы данын яклаучы Муса Галләмов ия булды. Батыр асты, шулай ук 90 килога кадәр авырлыкта Булат Мусин җиңүче дип табылды.

Анна Арахамия фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 25 июнь 2019 - 23:09
    Без имени
    Кыйммэтле булэклэрне ин яхшы хэм куп эшлэгэн тракторчы,чэчуче ,комбайнчы,савучы,мал караучыларга бирергэ кирэк.