16+

“Сабантуй”дан - Россиягә: яшь чемпионнар ил беренчелегенә барачак

28-29 февральдә Мамадыш районында үсмерләр арасында көрәш буенча республика беренчелеге узды.

28-29 февральдә Мамадыш районында үсмерләр арасында көрәш буенча республика беренчелеге узды.

Районның Түбән Ошма авылында оештырылган бәйгедә 2004-2005 һәм 2006-2007 елда туган үсмерләр бил алышты.

Традиция буенча әлеге беренчелек “Сабантуй” журналы призларына үткәрелә. Шунысы игътибарга лаек: Татарстан беренчелеге өченче тапкыр инде яшь буенча ике төркемгә бүлеп уздырыла. Быелгысында да 13-14 һәм 15-16 яшьлекләр көч сынашты.

– Барлыгы 590 көрәшче бил алышты. Татарстанда уздырылган көрәш ярышларының моның кадәр спортчыны җыйганы юк иде әле. Узган ел, мәсәлән, шушы беренчелектә 565 көрәшче катнашты. Быелгысы – рекорд, – дип сөйләде “ШК” хәбәрчеләренә Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин. Аның сүзләренчә, призерларның күп районнан булуы да сөенечле. Димәк, көрәшкә игътибар зур булган районнар саны да арта, дигән сүз.

Мактау баскычына күтәрелгән кечерәк яшьтәге көрәшчеләргә – 6, 4, һәм өченче урындагы ике кешегә 2,5әр мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылган. Өлкәнрәкләрдә призы да зуррак – 8, 6 һәм 4әр мең сум.

– Киләсе атнага 17-18 яшьлек егетләр Алабугада “Татарстан яшьләре” газетасы призына уздырыла торган республика ярышларында бил алышачак, – дип алда торган планнар белән уртаклашты Равил Хәйруллин. – Ә 13-15 мартта шушы өч яшь аралыгында батыр калган көрәшчеләрне Казанда Россия беренчелеге көтә.

Исегезгә төшерәбез, Мамадышта узган ярышларда командалар арасында Балтач һәм Әлмәт көрәшчеләре җиңү яулады.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading