Гаилә кору өчен ир белән хатын арасында мәхәббәт булырга тиешме? Яратышмыйча өйләнешкән парларның мөнәсәбәтләре ныкмы, андый гаилә озын гомерле буламы?
Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.
- Яратмыйча кияүгә чыгу дигән төшенчәне бик аңлап бетермим. Әгәр кеше кияүгә чыгарга яисә өйләнергә ниятли икән, димәк, ике арада хис, җылылык бар.
“Нәрсә соң ул мәхәббәт?” – дигән сорауга һәркем төрлечә җавап бирер. Минем уйлавымча, ул – бер-береңне хөрмәт итү, сагынып каршы алу, озатып калу, кайгыртып яшәү.
Укучыда каршылыклы фикер туарга мөмкин. “Мин боларның барысын да эшлим, әмма яратмыйм”, – дигән сүзне күп очракта хатын-кызлардан ишетергә мөмкин. Мин моны тәҗрибәдән чыгып әйтәм. Бу очракта психологларга барырга, проблемаларны чишү юлын эзләргә киңәш итәм. Ә андый проблема ул балачактан, буыннаннардан килә. Һәм аны чишү юллары, әлбәттә, бар, - ди Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар