16+

Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия ияләре билгеле

Бүген Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләрне тапшыру тантанасы уза.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия ияләре билгеле

Бүген Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләрне тапшыру тантанасы уза.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда бирелә башлады.

"Шәһри Казан" журналисты Әлмәттән хәбәр иткәнчә, Сөләйманова исемендәге премиягә Казаннан Фәүзия Галиуллина ("Көзге шәфәкъ" шигырьләр җыентыгы өчен), Лениногорск каласыннан Рәмзия Габделхакова ("Нишләттегез Гөлкәйне" повестьлар китабы өчен) һәм Казахстанның Астана шәһәреннән Тәүфик Кәримов (аудиокитап өчен) лаек булган.

Кызыксындыру бүләкләренә Алабугадан Лира Вәлиди, Җәлил бистәсеннән Рухия Ахунҗанова һәм Казаннан Александр Аввакумов ия булачак.

Шулай ук матур гадәт буенча бер төркем яшь әдипләргә махсус стипендияләр дә биреләчәк. Быел мондый бүләкләүгә түбәндәгеләр лаек булды: Рәдифә Галимҗанова, Зәйнәп Шәгъвәлиева, Салават Кадыров, Заринә Хуҗина, Дарья Чуракова, Люзия Хәбибуллина, Камил Ибраһимов, Ирина Крутова, Никита Хәлиуллин, Илсөяр Маликова. Әлеге исемлек Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстанның нефть төбәгендә эшләп килүче уку йортлары тәкъдим иткән кандидатлардан чыгып төзелә.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading