16+

Сак булыгыз: Инстаграмда МММ пирамидасы кабатлана!

Шартлары исә – бериш һәм бик гади: инстаграмда гомереңдә беренче күргән бер  кешенең хисап счетына 2400 сум хәләл акчаңны ыргытасың да, иртәгә-берсекөнгә күктән 19200 сум күләмендә “бәхет” ишелеп төшкәнне көтә башлыйсың. Бирни эшлисе юк һәм, шунысы кызык, һәрбер катнашучы бу “уенны” оттырышсыз дип уйлый.

Шартлары исә – бериш һәм бик гади: инстаграмда гомереңдә беренче күргән бер  кешенең хисап счетына 2400 сум хәләл акчаңны ыргытасың да, иртәгә-берсекөнгә күктән 19200 сум күләмендә “бәхет” ишелеп төшкәнне көтә башлыйсың. Бирни эшлисе юк һәм, шунысы кызык, һәрбер катнашучы бу “уенны” оттырышсыз дип уйлый.

“Алар алдамый!”
Халыкның бөтен тормышы социаль челтәрләргә күчеп бетте, диярлек. Моннан өч-биш ел элек инстаграмга, йә контактка эленгән “йолдыз” чыраен гына күрүдән дә “шыр җибәргән” халык яраткан җырчысының тәрәз төбендә чәчәк аткан песи гөлен, яңа яшел маникюрын, яңа салам эшләпәсен, иске кәкре аягын, шадра битен, борынын, култык астын күрүдән һушсыз егыла торган булды. 

Шул ук халык, акрынлап, 3 сумлык чүпрәкне “чистарам” дип өчәр меңгә, акбурдан ясалган “шифалы” коктейльне “ябыгам” дип 13әр меңгә, кибеттә сатарга ярамаган өч тиенлек агулы кытай һушбуйларын “ярты Париж” бәясенә алырга өйрәнеп бетте...

“Йолдызлар сата бит! Алар алдамый!” 
Соңрак, эшсезлектәнме, яңа “хайп” уйлап таптылар. Бериш “мәшһүрләр”ләр, берсен-берсе кояш астынннан куып чыгарырга ниятләп, койма аша тизәк ату уенына хирысланып киттеләр. Меңнәр исә, моңа сөенеп, көн дә инстаграмлы телефоннарын кочаклап йоклый торганга әйләнделәр, “кыздырылган йолдыз”ларга каршы миллионнаган лайклар өеп, шул лайклар астыннан чыккан кәкәй исеннән хисләнеп исереп йөрделәр... “Синеке тәмлерәк! Бирешмә! Аныкы сасы!” дип, әле бер якны, әле икенче якны хуплап гапкә кушылдылар. Шул рәвешле, нәтиҗәдә, җандай якын ахир-дуслар – мәңге дуслашмас кан дошманга, ирләр-хатыннар – бер ятакка ятып йокламас чит-ятка әйләнеп беттеләр...

“Йолдызлар сөйли бит!.. Алар алдамый!” 

Чираттагы афәт – “2400 тык та, 19200не ал!” уены. 
Безнең халык гомер-гомергә, эшләми генә баю дигәндә, артына кигән соңгы ыштанын салып бирергә күнеккән. 90нчы елларда кычкыртып талаткан МММ “партнерлары” булуларын да күптән онытканнар шул инде алар... 

«Общий котел», «Черная касса», «Система взаимовыручки», «Карусель»… Инстаграмда вирус кебек таралган бүгенге яңа галәмәтнең исемнәре шактый. Шартлары исә – бериш һәм бик гади: инстаграмда гомереңдә беренче күргән бер  кешенең хисап счетына 2400 сум хәләл акчаңны ыргытасың да, иртәгә-берсекөнгә күктән 19200 сум күләмендә “бәхет” ишелеп төшкәнне көтә башлыйсың. Бирни эшлисе юк һәм, шунысы кызык, һәрбер катнашучы бу “уенны” оттырышсыз дип уйлый. 

Уендагы “бәхет”ең тулы булсын өчен, син тагын туганыңны, танышыңны, дустыңны алып килеп астыңа яздырырга мәҗбүр булачаксың (юкса үзе теләп алданырга кеше тагын кайдан табып була инде?). Кеше таба алмасаң, йә башкаларның, бергә батмас өчен, тапканын көтеп утырасың, йә ахыр чиктә 19200 түгел, 2400 тәңкәсез дә каласың! 

Тагын бер ягы бар, инстаграм – кешене алдау өчен иң уңайлы урыннарның берсе. Андагы алдакчыларны, гадәттә, полиция эзләп тә йөрми, чөнки күп очракта бу – файдасыз. 

Ышанмасагыз, тикшереп карагыз. Тик шулай да, пирамидада катнашам дип, акчагыз белән эзсез хушлашу шансларын барлап куегыз әле, яме.

Алып килүчене “алып китәләр”
Тагын бер нәрсә бар. Әгәр сез социаль челтәрегез битендә, йә башка бер урында үз исемегездән “Пирамида”да катнашырга чакыру кәгазе урнаштырасыз, йә булмаса дус-туганыгызны күлмәк чабуыннан 2400еннән колак кагарга үтереп кыстыйсыз икән, сезне Россия Җинаять Кодексының 172.2нче матдәсе буенча кеше акчасын тартып алырга маташуда гаепләргә прокурорның тулы хакы бар. Ә бу статья буенча максималь җәза – 6 елга кадәр төрмә каралган.

2018нче елда Россия Үзәк Банкы илебездә 168 финанс пирамидасы ачыклаган булса, 2019 елда андыйлар саны 237гә җиткән. Димәк, курыкмыйлар, димәк, керемле кәсеп... 
Икенче яктан, 90нчы елларда миллионнаган русиялегең муенына элмәк элдергән, психбольницаларга түләүле юлламалар өләшкән МММ хуҗасы Сергей Мавроди әйтмешли, “мамонтлар гына үлеп беткәннәр, лохлар – мамонт түгел бит...
” 

Беркайчан да кеше “уен”нарының корбанына әйләнмәвегезне теләп, кабат мин,  Әмир Исламов дип белерсез.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading